итми. Бу юлы да шулай булды. Гомер-гомергә бер милләтле дәүләт төзергә хыялланган Мәскәү, нефть бәяләре арту аркасында бераз тернәкләнә башлауга, яңадан шул күптәнге хыялын тормышка ашырырга тотынды. Белгәнебезчә, дөнья тәҗрибәсендә бер президентны икенче президентның билгеләп кую мисалы юк. Әгәр безнең президентыбыз киләчәктә кемдер тарафыннан билгеләп куела икән, димәк, Татарстан республика буларак, дәүләт буларак яшәүдән туктый, Россиянең гап-гади бер өлкәсенә әйләнеп кала дигән сүз. Ә моны тормышка ашыру өчен, иң элек Россиянең Конституциясен үзгәртергә, аның 5 нче маддәсендәге «милли республикаларның дәүләт булуы» хакындагы юлларны сызып ташларга кирәк булачак.
Әйе, безгә тәкъдим ителгән закон проектында президентыбызның Россия Президенты тәкъдиме белән Татарстан парламенты тарафыннан сайланып куелачагы әйтелә. Ләкин бу – чираттагы күз буяу гына. Россия Президенты ике мәртәбә рәттән тәкъдим итеп тә, парламент ул кандидатураны расламаса, безнең Дәүләт Советы куып таратылачак. Шулай булгач, монда ничек инде халыкның ирекле сайлау хокукы хакында сүз алып барырга мөмкин? Закон проектында ачыктан-ачык әйтелгән… «Мин сезгә президентлыкка бер кандидат тәкъдим итәм. Сез йә шул бер кеше арасыннан бер кешене сайлап раслап куясыз, йә мин сезне куып таратам. Ә таратканнан соң, барыбер шул ук кешене президент итеп билгелим. Димәк, нишләсәгез дә, барыбер минемчә була». Ничек кенә тырышсам да, мин мондый вертикаль ныгытуның демократик принципларга туры килүен, бу куркытып билгеләп куюның ни өчен «сайлау» дип аталуын аңлый алмадым.
Россиянең иң зур бәласе – үз халкына ышанмауда, үз халкын яратмау, хөрмәт итмәүдәдер. Бүген генә түгел, гасырлар буена дәүләт халыкны юләрсетеп алдап килде. Әле безнең гомердә генә, күзгә туры карап, иң зур трибуналардан: «Сез коммунизмда яшәячәксез», – дип алдадылар. Аннары 2000 елда бөтен кешене дә фатирлы итәбез дип алдадылар. Аннары: «Күпме теләсәгез, шулкадәр ирек алыгыз», – дип вәгъдә иттеләр дә берничә елдан соң барлы-юклы ирегебезне дә тартып алдылар. Менә бүген тагын халыкка, илгә бу үзгәрешләрнең нинди яхшылыклар алып килүен, демократик принципларның, халыкара хокук нормаларының бозылмаячагын вәгъдә итәләр. Мине, хәтта илдәге дәүләт корылышының үзгәрешеннән, республикаларның хокуклары кысылудан да бигрәк, дәүләтнең үз гражданнарына ышанмавы, үз республикаларын, өлкәләрен санга сукмавы, алар белән исәпләшмәве ныграк рәнҗетә.
Күзләрем белән күреп, күңелем белән сизеп торам: бу закон проектын Россиядәге бөтен төбәкләр дә, шул исәптән безнең парламент та яклап тавыш бирәчәк. Берәүләр моны безнең бердәмлегебез билгесе дип аңлатыр. Бәлки, алар үзләренчә хаклы да булыр. Моннан гасыр ярым чамасы элек бөек француз язучысы Виктор Гюго исә: «Бөтен кеше дә бертөрле уйлый торган җирдә, гадәттә, беркем дә уйламый», – дип әйткән булган. Кем белә, бәлки, Виктор Гюго тагын да хаклырактыр… Анысын инде вакыт галиҗәнаплары күрсәтер.
Әгәр дә Россия киләчәктә дә шулай Жириновский, Рогозиннар