милли горурлыгы оеган, йокыга талган халыкны кузгатып, аны бер олы максат – дәүләтчелегебезне торгызу максаты белән яшәтә башлау булды.
Болары инде – эшләнгән эшләр, кылган гамәлләребез, болары әле – юл башындагы беренче казыклар гына. Ә алда безне нинди эшләр көтә, без кая барабыз соң әле?
Милләтне тулысынча азат вә хөр итү өчен, ул милләтнең күпчелеген шушы уй, шушы өмет, шушы хыял белән яшәтү, шушы максат тирәсенә туплау кирәк. Бу максатка ирешү өчен, бүген бездән халкыбызның булган рухи мирасын барлап, аларны тәртипкә салу, телебезне, динебезне яклау, милли мәгариф системабызны аякка бастыру, мәдәниятебезгә җан өрү, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны яңарту таләп ителә. Әгәр дә безнең балалар бакчасыннан башлап югары уку йортларына кадәр эзлекле мәгариф системабыз булмаса, әгәр дә безнең һәммә дәүләт оешмасында, һәммә кибеттә һәм хастаханәдә, автобуста һәм трамвайда, Президент сараенда һәм парламент залында татар теле тулы хокуклы хуҗага, чын мәгънәсендәге дәүләт теленә әверелмәсә, әлеге өметләребез мәңгелек матур хыял булып кына калачак.
Без инде хәзер йодрык төйнәп лозунглар кычкыру яисә матур, купшы сүзләр сөйләп кешеләрне юату чорын уздык. Бүген конкрет сүзләр, конкрет эшләр вакыты җитте. Әгәр инде милләт кадәр милләт үзенең киләчәк буыннары, халкының киләчәге өчен бер Милли университет та ача алмый икән, бу милләтнең киләчәгенә ышанып, ул халыкның җитәкчеләрен милләт мәнфәгатен яклаучылар дип әйтеп буламы икән? Әгәр дә без татар авылларындагы китапханәләрне – китапсыз, клуб һәм мәдәният йортларын бер сыңар баянсыз калдырабыз, китап кибетләрен аракы кибетенә әйләндерәбез, тәүлегенә нибары алты сәгать сөйләүче телевидениебезнең алтын вакытының дүрттән өч өлешен милләт өчен бөтенләй кирәге булмаган буш һәм хәтта зыянлы тапшыруларга бирәбез икән, әгәр дә без Татарстаныбызда чыккан товарларга татарча ярлык язарга оялабыз икән, әгәр дә парламентта безнең законнарыбыз әле һаман бер телдә – урыс телендә генә кабул ителә икән, димәк, без әле һаман үз сүзебезне сүз итә алмыйбыз, димәк, без әле мөстәкыйльлек турындагы Декларациябездә, Төп Кануныбыз – Конституциядә язып куйган максатыбызга ирешә алмаганбыз.
1996
Хисап тотыйк без халыкка
Безнең татар халкында «Вәгъдә – иман» дигән бик тә гыйбрәтле сүз бар. Димәк, вәгъдәсен үтәмәгән, сүзендә тормаган кешене бездә имансыз кешегә тиңләгәннәр. Ә имансыз кеше инде ул, гомумән, кешегә саналмаган.
Моннан биш еллап элек Татарстан халык депутаты булып сайланырга йөргән заманда кандидатларның һәммәсе дә үз сайлаучыларына матур-матур вәгъдәләр биргәннәр иде. Халыкны мул тормышта яшәтү дә, демократик җәмгыять төзү дә, юллар салу һәм газ кертү дә, хезмәт хакын арттыру һәм кешеләрне йортлы-җирле итү дә, җәмгыятьне рухи яктан савыктыру һәм туган телебезгә җан өрү, аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүне дә вәгъдә иттек. Менә бүген һәр депутат үзенең сайлау алды программасын искә төшереп, шушы вәгъдәләренең