дә без моның белән ризалашабыз икән, без үз-үзебез белән, үзебезнең намусыбыз, вөҗданыбыз белән гомерлек бәхәскә керәчәкбез. Әгәр без, депутатлар, моңа юл куйсак, үзебезгә һәм милләтебезгә хыянәт иткән кешеләр булачакбыз. Чөнки без монда, парламент әгъзалары булу белән бергә, һәммәбез дә кайсыдыр бер милләтнең вәкилләре дә бит әле.
Урыс милләте үзе дә бүген бетү, югалу тарафына юл тота. Ныклап уйласаң, бу авантюра, бу провокация татарга, башкортка, чувашка, марига гына түгел, ә бәлки иң беренче чиратта урысның үзенә үк каршы эшләнгәндер дә әле? Шушы милләт исемен йөрткән дәүләтне, федерацияне таркату өчен эшләнгәндер? Юк, татарга гына каршы кылынган гамәл түгел бу, татар монда икенче чиратта… Шуңа күрә урыс иптәшләр, «бу безгә кагылмый» дип, тыныч кына утырмасыннар иде.
Вкладыш яисә өстәмә бит турында сөйләп торасым да килми, аның «филькина грамота», «кәҗә билеты» икәнлеге һәммәбезгә дә ачык. Җитмәсә, хәтта шушы «вкладыш» дип аталган законсыз кәгазь кисәге бары тик Татарстанда яшәгән татарларга гына биреләчәк, имеш, ә читтә – Оренбургта һәм Чиләбедә, Әстерханда һәм Пермьдә, башка җирләрдә яшәгән татарлар бу «кәҗә билеты» ннан да мәхрүм калачаклар.
Моннан биш ел элек, I Бөтендөнья татар конгрессы алдыннан, оештыру комитеты, кайсы илдә күпме татар яшәвен ачыклау өчен, төрле тарафларга хатлар юллаган иде. Франциядән җавап килде: «Бездә милләт исәбе юк», – дигәннәр. Англиядән, Алманиядән, тагын бик күп илләрдән шундый ук җаваплар алынды. Ул вакыттагы премьер-министр М. Г. Сабиров җитәкчелегендәге оештыру комитеты, күпме тырышса да, кайсы илдә күпме милләттәшебез яшәвен конгресс делегатларына ирештерә алмады, һәм әле бүген дә без дөньяда күпме татар булуын анык кына әйтә алмыйбыз. Ә үзенең исәбен-санын да белмәгән халыкны сансыз халык, димәк, мәгънәсез, сантый халык дип атарга да буладыр. Әйе, Франциядә милли мәсьәлә, бәлки, юктыр да, чөнки анда, нигездә, французлар гына яши, калганнары – килеп-китеп йөрүчеләр. Алманиядә – алманнар, Англиядә – инглизләр, Төркиядә төрекләр генә яшәгәч, анда милләтне документта теркәү, язу, бәлки, хаҗәт тә түгелдер. Ә Россия Федерациясе һәм безнең Татарстаныбыз – күпмилләтле дәүләтләр. Шуңа күрә дә бу проблема бездә бар һәм киләчәктә дә булачак.
Көтмәгәндә-уйламаганда башыбызга ишелеп төшкән бу проблема, бу афәт искиткеч катлаулы, бу – милләт күләмендәге, дәүләт күләмендәге конституцион мәсьәлә. Россиянең яңа паспортында безнең өчен иң мөһиме – дәүләтчелекнең нигез ташы булган гражданлык гарантиясе төшеп калган, анда безгә үзебезне «Татарстан гражданы» дип язарга мөмкинлек калмаган, анда минем туган телемә, дәүләт телебезгә урын табылмаган. Димәк, без яисә бу сәмруг кошлы паспортны кабул итмәскә, яисә, дәүләтчелегебездән һәм тоткан кыйблабыздан ваз кичеп, Конституциябезгә үзгәреш кертергә, Россиянең яңа паспортында каралганча, «Татарстан кешеләре бер генә гражданлыкка – Россия гражданлыгына ия» дип язарга тиеш булабыз. Билгеле, бу залда утырган депутатларның һәм Татарстан