Азат Ахмадуллин

Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке)


Скачать книгу

еллары ул. Шул ук вакытта сталинизм – башбаштаклык, сәяси кысынкылык, ГУЛАГлар, кече милләтләргә, крестьян сыйныфына, зыялыларга каршы эшләнгән җинаятьләр дә. Алай гына да түгел, культ чорында тагын да зуррак җинаять эшләнде: кеше шәхес буларак бетүгә, таркатылуга дучар ителде, җәмгыятьтә рухсызлык, миһербансызлык урнаша бару өстенлек алды. Ф.  Хөсни үзенең пьесасы белән нәкъ менә шул якка игътибар итә, шул дәһшәтне ачып сала.

      Конфликтны тышкы кыяфәте буенча гына күзаллаучылар драмада әллә ни зур яңалык күрә алмадылар. Чөнки монда кара-каршы торып тартышу, сугышу, бәхәсләшүләр юк. Ләкин әсәрдә конфликт анык һәм мөһим, анда артык күренеш тә, кирәксез деталь дә юк.

      Вакыйгалар гади. Автор өч бертуган Таһировларның  – Закир, Заһид һәм Зарифның – үзара мөнәсәбәтләрен сурәтли. Сталин төрмәләреннән исән-сау чыккан Заһид абыйларының үзеннән тизрәк котылырга тырышуларын сизеп яши. Шулай да пьесада төп игътибар аның нахакка гаепләнгән булуын, лагерьларда газап чигүен тасвирлап, аны кызгануга, шуның белән Сталин культын гаепләүне үзәккә куюга юнәлтелмәгән. Дөрес, мәгълүм күләмдә монысы да бар. Ләкин һәрнәрсә ике олы туганның – Закир белән Зарифның – гарипләнгән рухи дөньяларын күрсәтүгә хезмәт итә. Мәсәлән, Закир – кайчандыр күркәм яклары да булган кеше. Тоталитар система аның холкындагы йомшак якларны үстергән, ул кечкенә генә булса да бер культка әверелгән. Олы абый һәрнәрсәгә яраклашу принцибына таянып яши. Шәхеснең фаҗигасе бу. Димәк, Закир да, Зариф та – культ елларының корбаннары.

      Совет чорында яшеренеп яткырылып та, соңыннан ачып салынган, фаш ителгән җитди конфликт әсәрнең нигезенә салынган. Бу конфликтны сәнгатьчә гәүдәләндерүдә Заһид Таһиров билгеле бер күләмдә роль уйный. Ләкин хәлиткеч урын аңа бирелмәгән. Төп образ да әсәрдә ул түгел, ә шәхес культы елларының чын корбаннарына әверелгән абыйлары. Заһид кебекләр үлем алдында да кешелек сыйфатларын саклап кала алган булсалар, болар инде иректә яшәп тә кол хәленә төшкәннәр. Ф. Хөсни психологик тирәнлек белән тасвирлый. Басымны шул тарафка юнәлтүе белән, автор шәхес культы авырлыкларын фаш итүче башка әсәрләрдән үзгә булган драма барлыкка китергән. Пьеса характерлар оригинальлеге һәм дөреслеге ягыннан аерылып тора. Әсәр турында мавыктыргыч дип тә, сюжеты кызыклы дип тә әйтеп булмый. Ул психологик тирәнлек һәм характерлар дөреслеге, тормыш хакыйкате зурлыгы белән алдыра. Аның яңалыгын тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин үз чорында ук болай бәяләде: «…Кешеләр хәзер үзбаш, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнеп киләләр, алар инде гади шөреп кенә булып калырга теләмиләр. Халык аңындагы шушы яңарышны Фатих Хөсни күреп ала белгән. «Бертуган Таһировлар» драмасының кыйммәте… әнә шул заманчалык рухы, тормыштагы яңалыкны күрсәтә белү белән билгеләнә дә»[6].

      Бу елларда драматизм белән сугарылган геройлар иҗат итү юлында уңыш казанган пьесалардан Шәриф Хөсәеневнең «Әни килде» («Әниемнең ак күлмәге») драмасы да бар. Каладагы балалары янына, алардан ярдәм һәм тәрбия өмет