Азат Ахмадуллин

Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке)


Скачать книгу

таләбенә буйсындыру бигрәк тә шушы өлкәдә ачык чагыла. Шуңа күрә дә бу елларда язылган тарихи әсәрләрнең барысы да дип әйтерлек сыйнфый-иҗтимагый конфликтка нигезләнгән. Ягъни аларда социалистик реализм әдәбиятының үзенчәлекләреннән берсе булган байлар-ярлылар арасындагы каршылыкны күпертеп күрсәтү дәвам иттерелә. Бу тематикада татар халкының озын һәм катлаулы тарихын күрсәтү өстенлек ала алмый, күбрәк революцион үткән сурәтләнә.

      Татар милләте тарихына багышланган пьесалар бик аз языла: Нурихан Фәттахның «Кол Гали» трагедиясе, Туфан Миңнуллинның «Ат карагы» һәм «Канкай углы Бәхтияр» дигән драмалары, кайбер башка уртакул әсәрләр белән чикләнә. Тарихи-революцион тематикадагы пьесалар – бу елларда зур күпчелек. Болар арасында Мирсәй Әмирнең «Хөррият», Шаһиморат Зәйнинең «Таң», Габделхәй Сабитовның «Гарасат» (икенче исеме – «Чулпан таңны уята»), Юныс Әминевнең «Умырзая чәчәкләре», Сәет Шәкүровның «Уракчы кыз», Аяз Гыйләҗевнең «Сары чәчәк ата көнбагыш», шул ук авторның Альберт Яхин белән бергә язган «Шамил Усманов», Риза Ишморатның «Давылга табан», Әхсән Баянның «Һәйкәл» һәм «Алтын кашбау» кебек әсәрләре бар. Аларда, татар совет драматургиясенең 1920–1930 елларында яуланган традицияләре көчле яңгыраш алган булып, хезмәт иясенең сыйнфый азатлыгы өчен көрәшүче каһарманнар образлары үзәккә куелган.

      Шул ук вакытта тарихи тематиканы үзләштерүдә традицияләр кысасында гына чикләнмәскә омтылыш аерым уңышларга да китерә, алга таба үстереләчәк яклар да күренә. Монда, иң беренче чиратта, шәхеснең сәнгати концепциясен күзаллауда кайбер үзгәрешләр урын ала. Вакыйгаларны фәлсәфи яктан тирәнрәк сурәтләргә, үткәндәге утлы елларның четерекле мәсьәләләрен дә хәл итәргә теләк сизелә. Барыннан да бигрәк, аларда ситуациянең драматик эчтәлеген ачуга гына түгел, кеше шәхесенең драматизмына үтеп керергә омтылыш көчәя бара. Бу әсәрләрдә реалистик тасвирлау алымнары һәм стиль еш кына романтик күтәренкелек һәм пафос белән сугарыла. Гомумән алганда, тарихи драмаларга һәм трагедияләргә чын реалистик аеклык, рухи кичерешләрне сурәтләгәндә дә, көнкүреш мәсьәләләрен тасвирлаганда да, вакыйгаларга аналитик якын килү яисә гомуми романтик күтәренкелек, көрәш пафосы хас. Болар шул чор сәхнә әдәбиятындагы таза-сәламәт реалистик сызыкны тәшкил итә. Ләкин бу сызыктагы әсәрләр еш кына поэтик образлылык һәм лирик дулкынланудан читтәрәк тора. Аларга эчке җылылык һәм метафоралар белән көчәйтелгән тирән дулкынлану җитеп бетми.

      Нурихан Фәттахның Г. Камал исемендәге Академия театрында 1973–1974 еллардагы сезонда уйналган «Кол Гали» трагедиясе бу жанрның традицион стилендәге үзенчәлекләргә тугрылык саклый. Трагедиядә ХIII йөз төрки-болгар шагыйренең поэтик образы гәүдәләндерелгән. Ул бик җанлы рәвештә, халыкның борын-борыннан килгән мөстәкыйльлеккә омтылышы яктылыгында, геройның батырлыгын гражданлык фидакярлегенә бәйләп иҗат ителгән. Ерак үткәндәге вакыйгаларны яктыртканда, тарихилык принцибын нык саклавы, аларга бүгенге көн ноктасыннан