катнашу вакытында аларның аң дәрәҗәләре сизелерлек үсә, ике арада мәхәббәт җепләре дә ныгый. Атасы – авыл бае Сәгыйдулла – Бибисараның «кызылланып» йөрүенә тешен кысып булса да түзә, «тегеләр» үзенә азрак бәйләнәчәк, дип уйлый. Хәтта кызының «ялантәпи» Таһир тирәсендә чуалуына да риза. Чөнки аның планы бар: егетне үз ягына авыштыру, аңардан «бу болганчык заманнарда» файда күрү. Ләкин Таһир яңа шартларның үзе кебекләргә китергән җимешләрен татып калу белән генә чикләнми, ә яңаны сакларга һәм якларга кирәклеген дә аңлый һәм «баш-аягы белән кызыл» була: дружинага языла. Үзләрен революция солдатлары дип санаган дружинниклар арасында Чамай кебекләр дә бар, ә ул – инкыйлаб исеменнән үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүче демагог һәм намуссыз бер кеше. Канлы көннәрдәге гомуми пафоска бирелеп, дружинадагылар кешенең үзен түгел, аның инанулары һәм кылган эшләрен дә түгел, ә аның сыйнфый чыгышын беренче урынга куеп карыйлар. Сыйнфый чыгыш башка барлык нәрсәдән дә өстен куела: Бибисара дружинниклар тарафыннан гына түгел, үз сөйгәне, аны бик тә яхшы белгән Таһир тарафыннан да кире кагыла. Кызга ышанычсызлык белдерелә. Ләкин Бибисара боларның барысын да дөрес итеп аңларлык акылга, тойгыларын йөгәнләрлек ныклы ихтыяр көченә, үпкәләүләрне кичерә белерлек мәхәббәткә ия булып чыга. Хәлиткеч вакытта ул Таһирны үлемнән коткара, хыянәт юлына баскан Чамайны фаш итә.
Тормыш чынбарлыгы гаять катлаулы һәм үзенчәлекле. Аны алдан билгеләнгән һәм тәмам үзләштердем дип уйлаган бер кыса-өлгегә генә сыйдырып булмый. Бигрәк тә тормыштагы тетрәнүләр чорларында бер трафарет буенча гына эш итү ярамый. Әнә бит ярлы гаиләдән чыккан, ягъни сыйнфый яктан иң ышанычлы көрәшче дип исәпләнергә тиеш булган Чамай иң түбән сыйфатларга ия икән, аның өчен көрәш түгел, ә шәхси мәнфәгатьләре алда тора, шул юлда ул түбәнлекләргә бара. Ә революциягә каршы булган кешенең кызы исә, акылы белән аңлап, җаны-тәне белән бирелеп, яңалык тарафдарлары эшенә хезмәт итә. Шул рәвешчә, сыйнфый азатлык көрәше давылларында кешенең рухи үсүе, чыныгуы, яңаруы проблемасы әсәрдә башка яссылыкта, яңача хәл ителә. Мирсәй Әмир инкыйлаби үзгәрешләр чоры хакында иң әүвәл шәхес язмышы аркылы, аның күтәрелгән һәм төшкән вакытларын күрсәтү ярдәмендә сөйләп бирергә омтыла. Шәхескә шундый аерым игътибар бирү, кешенең рухи драмасына һәм фаҗигасенә, аның ышанычы нидә, ялгышлары нәрсәдә икәненә игътибарны юнәлтү драматургиягә җитешмәгән, бик тә зарури булган сыйфатны алга сөрә. Сәхнәгә герой-коммунистны кертү белән генә тамашачының соклануына ирешүгә өметләнә торган заманнар үтеп бара. Көрәшче характерындагы кырыс аскетизмны алгы планга чыгарып, һәр эш-гамәлнең һәм һәр бәрелешнең уңышын шуңа гына кайтарып калдыру, коммунист-көрәшчене шәхси мәнфәгатьләреннән баш тарткан, көрәш өчен генә туган, шуннан башка берни дә күрми һәм һични турында уйламый торган аскет итеп сурәтләү – кичәге көннең эстетик зәвыгын дәвам итү ул. Инде күрәбез: каһарман характерын лирик җылылыкка төрелгән тойгылар, эчке кичерешләр