көчләр милләтләрне һәм республикаларны бетерү фикереннән баш тартмыйлар. Дума, судлар, прокуратуралар ярдәмендә аларга һөҗүмне арттырганнан-арттыра торалар. Китапта моңа багышланган материаллар да бар.
Республика, гомумән Россия татарлары, моңа зур каршылык күрсәтәләр. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу чараларын күрәләр.
Бу тарих әле дәвам итә. Милләтебез үзенең яшәү көчен арттыра тора. Бернинди шик юк, аның дәүләтчелеге торгызылачак. Чөнки аның сөте куера тора. Ә сөт калса, Ватан кайта.
I бүлек
Татарлар төркилек башында
Татарларның килеп чыгышы
Фәндә инде күптәннән бирле татар халкының килеп чыгышы турында бәхәсләр бара. Һәм алар беркайчан да туктамастыр, ахры. Бу хакта 1910–1911 елларда «Шура» һәм «Аң» журналлары үз битләрендә махсус рәвештә фикер алышулар да оештырганнар. Шул вакытта нәшер ителгән дистәләгән татар газета-журналларында да бу проблемага багышланган күп санлы материаллар чыккан. Мәсьәләнең асылы «Без кем?» дигән сорауга кайтып кала.
Кайбер галимнәр, бүгенге татарлар болгарлардан килеп чыккан, атамалары аларга читтән килгән, дип саныйлар. Татарларны Алтын Урдадан чыккан диючеләр дә бар. Заманында күренекле тарихчыбыз Газиз Гобәйдуллин: «Дөньяда төрле этник элементлардан формалашмаган халык юк икәнлеге мәгълүм. Һәрбер нәрсәне тик аны тәшкил иткән элементларын сүтеп тикшереп кенә аңлап була. Халык та шулай. Әгәр дә без теләсә кайсы системаның элементларын өйрәнмәсәк, аны һич кенә дә аңлый алмаячакбыз. Аңлау ул – аның тормышын, культурасын, башка үзенчәлекләрен, аның тарихын белү дигән сүз», – дип язган. Мин шушы зур галимнең фикеренә тулысы белән кушылам һәм, беркем белән дә бәхәсләшмәстән, укучыларга үз уйлануларымны тәкъдим итәм. Фикерләрем белән ризалашучылар да, ризалашмаучылар да булыр. Мин тулы хакыйкатькә дәгъва кылмыйм, берәүгә дә үз фикеремне көчләп тагарга җыенмыйм.
«Татар» атамасы хакында мин Кытайда туган, андагы Урумчи шәһәрендә кытай телендә университет бетергән, бүгенге көнне Алматыда яшәүче милләттәшебез Мөнир Ерзинның фикердәше булып калам. Мин шушы туганыбыз кебек үк аны безгә кемдер ябыштырмаган дип саныйм. Мөнир абый, инглиз галиме Э. Х. Паркерның (1849–1926) 1895 елны чыккан һәм кытай теленә тәрҗемә ителгән «Тысяча лет из истории татар» китабына таянып, моннан ике мең еллар элек үк һуннар белән янәшә яшәгән бер кабиләнең «татар» дип аталуы турында яза. Паркерның исемен атаганда, аның кем икәнлеге хакында белешмә кирәк булыр. Чөнки милләтпәрвәр шәхес Йолдыз Хәлиуллин язганча, татарларга багышланган хезмәтләре белән дөньякүләм шөһрәт казанган бу галимне тик татарлар үзләре генә ни өчендер өнәп бетермиләр, хәзергәчә игътибарсыз калдыра киләләр[1].
Э. Х. Паркер – күп еллар буенча Кытайда дипломатик хезмәттә торган, камил рәвештә кытай телен үзләштереп, татарларга караган кытай чыганакларын ныклап өйрәнгән, милләтебезгә карата ихтирам белән сугарылган шәхес. Аның әнә шул инглиз телендәге китабын