бөеклекләре һәм куәтле булулары белән аерылып торганнар, шушы бөеклекләре һәм ихтирам-хөрмәтле булулары сәбәпле, башка төркиләрне дә татарлар дип йөртә торган булганнар» дип язып калдырган. Тик XII гасырда вазгыятъ үзгәрә. Татар башлыгы Муджин Солтан Кытай императорына каршы чыккач, Чыңгыз хан, кирәетләр кабиләсенең башлыгы Тогроил белән берләшеп, аларга һөҗүм итә. Татарлар җиңелә, Муджин Солтан һәлак була. Күпләгән татар, шул исәптән бала-чага үтерелә. Исән калганнарның шактые көнбатышка юнәлә.
Татарларга дошман булуларына да карамастан, монголлар алардан бик күп нәрсәләргә өйрәнгәннәр. Хәтта «хан», «каган» атамалары да аларга төркиләрдән килеп кергән. Дәүләт төзелешен, аның белән идарә итү рәвешләрен алар шулай ук татарларда күргәннәр. Билгеле булганча, Чыңгыз хан көчкә кергәч, бу кавемне юкка чыгару юлына баса. Ләкин ул татарны, бик нык зәгыйфьләндергән булса да, бөтенләе белән юк итә алмый. Алай гына да түгел, бик тиздән ул татарларны үз гаскәре көченә әверелдерә. Һәм шушы татар токымы үз атамасын монгол гаскәре сафында Европага китереп җиткерә. Татар белән монголны яхшы аера белгән Көнбатыш сәяхәтчесе Вильгельм Рубрук: «Чыңгыз сугышка һәрвакыт татарларны алдан җибәрә торган булган, шунлыктан дошманнарының котлары алынып, «әнә татарлар килә!» дип кычкыра торган булалар», – дип язган. XIV гасырда гомер кичергән гарәп язучысы Әл Гомәри болай дип язган: «Борынгы заманда бу дәүләт кыпчакныкы булып, монголлар килгәч, кыпчаклар алар астында калалар. Ләкин монголлар, кыпчаклар белән бик тиз туганлашып бетеп, үзләре дә, әйтерсең лә бер нәселдән кебек, кыпчак кыяфәтенә керәләр. Шулай итеп, җир үзенең табигый һәм раса сыйфатларыннан өстенрәк икәнлеген исбатлый». Ризаэддин Фәхреддиннең монголлар «үзләре тел һәм мәзһәп, гореф-гадәт турыларында болгар төрекләреннән җиңелделәр һәм аларга иярделәр»[8] дигән сүзләре дөреслеккә туры килә. Килгән татарлар Европа җирлегендә биредәге болгар һәм кыпчаклар белән берлектә Алтын Урда могҗизасын хасил итәләр. Мин могҗиза дим. Чөнки алар монгол ханнары барлыкка китергән дәүләтне татарлаштыралар. Монда хәтта гаскәри рәвештә килгән монголлар да бик тиз төркиләшәләр. Алай гына да түгел, бер-ике буыннан соң ханнар үзләре үк төрки-татарга әвереләләр. Үзбәк хан заманында исламга күчү нәтиҗәсендә татарлашу процессы тагын да тизләшә төшә. Күрәсез ки, хөрмәтле укучылар, безнең атамабызның монголлыкка бернинди катнашы да юк. Ул безгә мең еллар тирәнлегеннән килгән. Ул үзебезнеке.
Ничек кенә булмасын, төрки кабиләләр төрле атамалар белән ике мең елдан күпкә артык гомер кичергәннәр. Шул дәвердә аларның уртак мәдәниятләре барлыкка килгән, һәм алар уртак телдә аралашканнар. Татарлар аларның җитәкчеләре булганнар. Төрки телләрнең хәзерге искергән сүзләре, мәшһүр Садри Максуди исәпләп чыгарганча, 4 мең берәмлектән тора. Ә иң бай саналган немец теленең бары тик 9 йөз тамыры гына бар. Моңа һич кенә искитәрлек түгел, чөнки төрки телгә кимендә 1200 ел[9]. Моны XIX гасырның урталарында беренче буларак Копенгаген профессоры В. Томсен исбатлаган. Соңрак