кагыла. Чөнки татарның дәүләте белән бергә үз тарихын язу мөмкинлекләре дә бетә. Аның чыганакларын тәшкил итәргә тиешле архив һәм китапханәләре аңлы рәвештә юк ителә.
Бу исә татарларның бернинди рухи байлыклары да булмаган, мактанырлык тарихлары да юк дигән ялгыш фикергә юл ача.
Татарлар исә бирешми. Юкка гына 1870 елда Сембер шәһәрендә чыккан «Симбирский сборник» та татарлар Россиянең иң нык халкы, алар русларга рухи яктан түгел, тик сәяси рәвештә генә буйсындылар дип язылмагандыр. Миссионер Евфимий Маловның уфтанулары да юкка гына булмагандыр. Аның 1904 елдагы көндәлегендә мондый сүзләр бар: «Без руслар татарлар өстеннән унар ел гына түгел, инде берничә йөз ел хакимлек итәбез. Казанны алганнан соң да өч йөз елдан артык вакыт үтте. Ләкин, карагыз, без аларның күпмесен генә руслаштыра алдык икән? Тагын да өч-дүрт йөз ел көтәрбезме икән?» Малов кебек уфтанучылар һәрвакыт була торган. Алар һаман да бар.
Җәберләнгән татар, Тукаебыз язганча, 1905 елның бер таңында уяна. Өстеннән кабер туфрагын кагып төшерә һәм горур рәвештә яңадан тарих мәйданына таба атлый. 1905–1907 елларны аның утыздан артык газета журналлары, миллионлаган данә белән китаплары чыга башлый. Татарлар Россиянең иң укымышлы халкына әвереләләр. Берсеннән-берсе сәләтлерәк дистәләгән язучылары үсеп чыга.
Шушы дулкында милләтебезнең тарихи хәтере яңара. Аның үз тарихы белән кызыксынуы беренче урынга чыга. Җырларда, бәетләрдә, риваятьләрдә Сөембикә ханбикәгә дан җырлана.
Данлыклы «Иж-Буби» мәдрәсәсе шәкертләренең Сөембикә манарасына багышланган бер җырында мондый сүзләр бар: «И гүзәл хан мәчете, сине күрүгә үк, йөрәгем мең кисәккә ярыла! Кайчандыр монда ислам гаскәрләре торган, хәзер исә бөеклегебезнең меңнән бере дә калмады, ислам җире башка төскә керде… Барысы да бетте. Безгә ни эшләргә соң?» Җавап җырның үзендә: «Бер нәрсәне дә яшермәстән, үткәнебезне һәм бүгенгебезне ачыкларга!» (И. Таһиров тәрҗ.) Бу – тарихыбызны торгызуның милли таләбенә әверелә.
Аны тормышка ашыру эшен Шиһаб Мәрҗани башлап җибәрә. Һади Атласи, Гайнетдин Әхмәров, Газиз Гобәйдуллин кебек тарихчылар аны дәвам итәләр.
Шушы милли таләп, халкыбызның кичерешләре Тукай иҗатында да якты чагылыш тапкан. Без аның «Шүрәле» сен авыл егетенең урман пәрие белән булган маҗаралары рәвешендә генә кабул итәргә күнеккәнбез. Һәм күп вакыт монда аның нибары ике-өч юлга сыйган тарихи карашы ярылып ятуына игътибар итмәгәнбез. Ә бит монда әнә шул милли таләп, яки үткән бөеклегебезне сагыну хисләре ярылып ята.
Шушы әсәрендә бөек шагыйрь Казан артындагы калын урманны Чыңгыз гаскәренә тиңли. Аларны тасвирлаганда, аның күз алдына «кылт итеп» татарның «намнары, дәүләтләре», яки үткәндәге бөеклеге килеп баса. Тарих театрының пәрдәсе ачылган кебек була. Һәм үткәндәге бөеклек, бүгенге мескенлек белән каршылыкка килеп, шагыйрьнең күңелендә уфтану хисләрен уята: «Аһ! – дисең. Ник без болай соң? Без дә хакның бәндәсе». Әйе, без кемнән ким?! Кая безнең дәүләтләребез, кайда ул нам?! Алар берсе дә юк. Менә шуңа борчыла шагыйрь.
«Ник