Индус Тагиров

Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)


Скачать книгу

дә каты шелтәләнә.

      Пленумда, бәлки, башкачарак уйлаучылар да булгандыр. Ләкин алар тып-тын калалар. Ә менә И. Моратов үз халкын, аның дәүләтен хурлауга өлешен кертә. Аны тыңлап карыйк: «Әгәр дә партия Үзәк Комитеты вакытында әдәбиятчылар, тарихчылар тарафыннан ясалган хаталар төзәтелмәгән булса, нәрсәләр генә килеп чыкмаган булыр иде?!» – ди ул. Шушы сорауга җавап эзләп, Моратовны тыңлауны дәвам итик әле: «Аларның, ягъни тарихчы һәм әдәбиятчыларның ясаган хаталары руслар белән татарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерүгә китерүе мөмкин иде. Һәм бу безнең дуслыгыбызга бик каты суккан булыр иде».

      Партия секретарена ышансаң, татарга яла ягу исә бернинди дуслыкка да комачауламый. Дуслык исә тик татарның үзе турында, аның тарихы турында хак сүз сөйләнсә генә бозылырга мөмкин икән.

      Кем инде, шушы сүзләрне укыганнан соң, аларны татар рухын сындыруга юнәлдерелмәгән дип әйтер? Алай гына да түгел, секретарь әдәбиятчы һәм тарихчыларны фәнгә бернинди катнашы булмаган, череп беткән идеяне, ягъни Алтын Урданың прогрессив дәүләт икәнлеген яклап чыгуда гаепли һәм шундый сорау куя: «Ни өчен соң алар шушы иң явыз, заманында инде фаш ителгән, рус халкы тарафыннан тукмалган дошманыбызны нәкъ менә сугыш елларында күтәреп чыктылар?» Бу сорау куела, ә менә «Нилектән соң нәкъ менә сугыш елларында Алтын Урда ханнарының турылыклы коллары булган Александр Невский, Дмитрий Донской кебекләр героик пьедесталга бастырылды һәм алар исемендәге орденнар булдырылды?» дигән сорау куелмый.

      Бүген өр-яңадан бөек тарихыбызны торгызу, аны халыкның үзенә кайтару ихтыяҗы барлыкка килде. Инде тарихыбызның төрле чорларына багышланган дистәләгән хезмәтләр язылып, халыкка җиткерелде. Зур әзерлекле, теләсә нинди чыганакларга үтеп керердәй галимнәребез үсеп чыкты.

      Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Ләкин күк капусы ачылды, һәм инде ул һич тә ябылмас. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

      Җәберләнү һәм җәберләүләр бетте. Татар бүген үз дәүләтчелеген аякка бастыру эшенә тотынды. Аның аерылмас юлдашы – горур тарихыбыз. Ул үзе дә горур. Сүземне бер китапта «татары —…это люди гордые, обладающие высоко развитым чувством национального самосознания и собственного достоинства» дигән бәяләмә белән тәмамлыйм[23]. Әйе, татарлар – горур һәм югары дәрәҗәдәге үзаңлы, күркәм халык. Тарихлары да үзләренә тиң – гүзәл һәм бөек.

      2012

      Милли горурлык

      Шанлы һәм данлы тарихыбыз безнең милли горурлыгыбыз чыганагы булып тора. Аның һәр бите халкыбызның дөнья тарихына керткән зур өлешен раслый, аңа дан җырлау җирлеге булып тора.

      Тик менә без башкаларның безгә дан җырлау фактларын бөтенләй белмибез диярлек. Ә бит Россиядәге татарлар – Ватанга турылыклы, аның бәйсезлеге өчен үз-үзен аямый сугышкан халык – һәрвакыт диярлек үзләрен каһәрләү сүзләрен ишетеп кенә яшәделәр. Хәтта бу илнең артта калуының сәбәбен «татар золымы» белән аңлата килделәр. Дәреслекләр әнә шундый яла ягулардан