яки осетиннар – ике динле халыклар. Тик моңа карап алар аерым милләтләргә бүленмиләр. Гарәпләр дә – берничә динле халык. Аларның мөселманнары гына түгел, христианнары да, хәтта яһүдиләре дә бар.
Керәшеннәрнең чыгышлары башка диючеләр бар. Аларныкы гына түгел, мишәрләрнең яки Себер татарларының да килеп чыгышлары шулай ук үзенчәлекле. Ләкин бу татар милләтен таркату өчен сәбәп була алмый.
Русларның да төрле төркемнәре төрле рәвештә формалашкан. Аларның тел аермалыклары да, яшәү рәвешләре дә бер-берсеннән бик нык аерылып тора. Кубаньда яки Донда яшәүче руслар күбрәк украиннарны хәтерләтә. Телләре дә аларныкына якын. Бу руслар Новгородта яшәүче милләттәшләреннән бик нык аерылып торалар. Тик бит моңа карап, берәү дә русларны берничә милләткә бүләргә җыенмый.
Җирле халыкларның этник тарихын иң яхшы белүчеләрдән саналган профессор Н. В. Никольский 1919 елда басылып чыккан хезмәтендә[31] керәшеннәрнең, шул исәптән нагайбәкләрнең, XVI гасырга кадәрге тарихын гомумтатар тарихы дип билгели. Галим бер документта нагайбәкләрнең чыгышлары Арча якларыннан икәнлеген, Казан егылганнан соң көчләп чукындырылганлыкларын, шуннан соң күчеп, Бакалы һәм Нагайбәк авылларына урнашулары хакында язылганлыгын әйтә[32]. Инде искә алынган Е. Малов та керәшеннәрне элек тә һәм үзе яшәгән заманда да татарларның бер өлеше итеп таныган.
Ниндидер аерым керәшен теле булуы турындагы фикер һич кенә дә хакыйкать түгел. 1767 елны Екатерина II Казанга килгәч, аны керәшен-татар мәктәбенә алып баралар. Анда балалар Әби патшага русча һәм татарча шигырьләр укыйлар. Балаларның, татарлыкны беренче урынга чыгарып, шуңа басым ясап: «Мы татара своим же теперь разговором, сколько можно, скажем всё всем нашим собором», – дигән сүзләре игътибарга лаек.
Шигырьләрдә шулай ук керәшеннәрнең элек ислам динендә булулары да, аларның татар икәнлекләре дә ачыктан-ачык әйтелгән[33].
Әгәр дә алдынгы керәшен җәмәгатьчелеге патшага балалар аркылы татарлыкларының, татар теленең үзләренә никадәр кадерле икәнлеген ишеттергән икән, бу юкка түгел. Бу – патшага керәшеннәрнең, диннән гайре, татар халкының аерылгысыз өлеше икәнлеген танытырга тырышу гамәле. Гомумән, хәтта керәшен хәрәкәтенең иң җанланган вакыты булган 1917–1918 елларда да башка татарлардан аерылу мәсьәләсе куелмаган. Киресенчә, мәдәният өлкәсендә бергә эшләүгә басым ясалган. Халык бүген дә шушы рухта яши. Ул татарның бердәмлеген, бөтенлеген яклый.
Керәшеннәр һәрвакыт татар булганнар һәм шулай булып калачаклар да. Халык ул, мишәр булса да, керәшен булса да, нәкъ Гәрәй Рәхимнең (Григорий Родионов) «Татар кешесе» шигъри дисбесендә язылганча татар булып кала:
Без— татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү – үзе бер бәхет.
Бүгенге татарларның барлык төркемнәрендә дә татар рухы яши. Аларның барысы да бер телдә сөйләшә, бер үк җырлар җырлый. Димәк, татарның, Дәрдемәнд сүзләре белән әйтсәк, изге кан белән сугарылган сөте сакланган.