елны Мәскәүдә чыккан бер китаптагы: «Татарская народность доселе составляет самую крепкую из народностей восточного инородческого края, не поддающуюся никаким влияниям со стороны народности господствующей. Триста лет живут они вместе с русскими и под русскою властью и не только не русеют, как другие инородцы, но ещё и сами развивают с своей стороны огромное влияние на соседних инородцев, обращая их в магометанство и постепенно отатаривая»[29]. Минемчә, бу сүзләргә бернинди дә аңлатма кирәкми. Бу – халкыбызның яшәү көченең никадәр куәтле булуына тагын бер дәлил.
Шулай булмаса ул «халыклар төрмәсе» дип саналган Россиядә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы чикләрендә күпләрне таң калдырырдай яңарыш кичерә алган булыр идеме? Әлбәттә, юк.
Татар халкының милли рух белән сугарылган капиталистлары үсеп чыга. Шуларның эшчәнлеге аркасында мөстәкыйль мәгариф системалары, дистәләгән газета-журналлары, миллионлаган тираж белән чыга торган китаплары хасил була. Музыка сәнгатьләре алга китә, театрлары барлыкка килә. Нәтиҗәдә татарлар Россиянең иң укымышлы, мәшһүр башкорт тарихчысы Билал Юлдашбаев язганча, XX йөз башында татарлар үрнәк ислам милләтенә әвереләләр.
Алар үз телләрен күз карасы кебек саклыйлар, ул аның иң зур терәгенә әверелә. Нәкъ Наҗар Нәҗми язганча:
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.
Октябрь революциясенә кадәр казахлар, башкортлар һәм кайбер башка халыклар шигырьләрен татар телендә язганнар. Үзбәк әдәби теле дә татар теленең зур йогынтысын тоеп формалаша. Инде искә алынган миссионер Н. И. Ильминский, татар мәгарифенең казахлар арасында киң таралганлыгын ассызыклап, кыргыз укымышлылары татар мәгарифенә ниндидер бер кадерле мирас итеп карыйлар, дип язган[30].
Күрше удмурт, мари телләренә генә түгел, рус теленә татар теленең йогынтысы зур булган. Күпләгән детальләргә кереп тормастан, рус теленә органик рәвештә сеңгән алтын, балаган, балчуг, башмак, есаул, казак, казна, таможня сүзләрен атап үтү дә җитә. Ә мондый мисаллар күптин-күп, чуктин-чук.
Ләкин коллык чоры татарда кайбер тискәре сыйфатларны да барлыкка китерә. Ул акрынлап кыюлыгын, азатлык рухын җуя, яраклашырга өйрәнә башлый. Шунлыктан татарның канында бөеклек һәм коллык чорларында урнашкан, бер-берсенә капма-каршы сыйфатлар бертуктаусыз бәрелештә яшиләр. Замана үзгәрешләре аларның я берсен, я икенчесен калкытып чыгара.
Тарихның нинди дә булса кискен борылышлары аның бөеклеге чорындагы гүзәл сыйфатларын уяталар. Әйтик, илдәге халык күтәрелешләре, крестьян восстаниеләре, сугыш һәм революция чорларында аның кыюлык, тәвәккәллек, мөстәкыйльлек сыйфатлары калкып чыга. 1905–1907 еллар, 1917–1919 еллар моңа ныклы дәлил булып тора. Бу еллар татарда, өмет һәм киләчәккә ышаныч тойгыларын уятып, аңа көч, куәт, дәрт вә дәрман биреп, аның бөеклек чорында барлыкка килгән дәүләти тойгыларын уяттылар.