дөрес булмас. Шул ук елъязмалар төрле катлау кешеләре катнашкан зур корылтайның явыз Иванга Сөембикәне һәм хан итеп игълан ителгән сабый Үтәмешне Мәскәүгә алып китүен һәм хан тәхетенә Шаһгалине утыртуын сорап мөрәҗәгатъ иткәнлеге турында хәбәр итәләр[24].
Димәк, Казанның егылу сәбәпләренең берсе – хан хакимиятенең ныклы булмавы.
2013
Без – татарлар!
Әйе, без – татарлар. Шушы горур исем белән тарихка кергәнбез, дөньяның бик күп почмакларында татар эзе бар. Безгә бу атамабызны Борынгы Кытай чикләрендә яшәгән ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган.
Моннан ике мең елга якын элекке чорларда шушы атамалы бер көчле кабилә тугандаш ыругларны үз тирәсенә җыя. Алар арасында тутукулиут, алчи, чаган, терат, куин, баркуй, дербен, дутау, алухай кабиләләре була[25]. Тарихи чыганакларда шулай ук «тугыз татар», «утыз татар» кабиләләре турында да мәгълүмат бар.
Татарларның башлангыч тарихларын өйрәнүне Н. Я. Бичурин (Иакинф) башлап җибәргән дисәм, әллә ни ялгыш булмастыр. Ул күптөрле чыганаклар арасыннан Ухуань йортының тарихы турында мәгълүмат тапкан һәм шушы йортның нәсел башы Татар хан булуын ачыклаган. Шушы татарлар, яки ухуаньнар, көнчыгышка ачыла торган түгәрәк йортларда (тирмәләрдә) яшәгәннәр. Көч-куәтләре һәм сугышчанлыклары белән башкалардан аерылып торганнар. Ат өстендә килеш җәядән ук ату осталары булганнар. Аларда аталары үлгәннән соң үги аналарына, абыйларыннан соң аларның хатыннарына өйләнү гадәте яшәгән. Бертуганнар беркайчан да бер-берсенә кул күтәрмәгәннәр. Анага карата олы ихтирам яшәгән. Гомумән, гаиләдә хатын-кызның роле зур булган. Сугыштан тыш барлык мәсьәләләрне алар хәл иткән. Хатын-кызлар матур итеп чигә һәм тегә белгәннәр. Ирләр тимер һәм алтын эретү белән дә шөгыльләнгәннәр, иген иккәннәр, тары һәм шуңа охшаш бөртеклеләр үстергәннәр. Төп ризыклары ит, эчемлекләре кымыз булган.
Күп вакыт шушы татарлар чәчү чәчмәгәннәр, иген икмәгәннәр дип күрсәтәләр. Әлбәттә, хәрби яуда вакытларында алар җир эшкәтү белән шөгыльләнмәгәннәр. Бу эшне анда бармаганнары башкарган.
Бүгенге күпчелек төрки халыкларда борынгыдан килгән «суган», «сарымсак», «карбыз» атамалары кулланыла. Ә бит инде аларның бер-берсеннән аерылып төрле тарафларга таралуларыннан соң мең еллап вакыт үткән. Көнчыгыш Төркестанның Маралбеш өязендә борын заманнан сакланып калган Суган аул бар. Кытай чыганакларын ныклап өйрәнгән Мөнир ага Ерзин татарларның Амур ярлары буенда җир эшкәртү һәм терлекчелек белән шөгыльләнүләре, курганнар һәм шәһәрләр төзүләре турында яза[26].
Татарларның тарихта беренчеләрдән булып тимер эретә-эшкәртә башлауларын да кайберәүләр нигәдер күрмәмешкә салыналар. Ә бит бу чыннан да шулай. Әгәр дә инде Аттила җитәкчелегендәге һуннар, Европаның үзәгенә үтеп, Рим капкасын шакыганнар икән, бу – аларның корал өстенлекләре, оста сугыша белүләренең нәтиҗәсе.
IV гасырның икенче яртысында һуннар Кама һәм Урта