булды яман,
Ә кызыллар таман.
Аллар белән зәңгәрләргә
Калып бара заман.
Вәсимә. Тфү!
Вәсим. Иске коега төкермә, Вәсимәкәй. Мәкальне онытма.
Вәсимә. Сиңа түгел лә, заманына төкерәм.
Экранда язу:
«Елата да, көлдерә дә мәхәббәт,
Елавы да, көлүе дә рәхәт».
Тышта шау-шу. Үкереп елаган Айсылуны җитәкләп, Хәтимә керә.
Хәтимә. Әйдә, әйдә, кемнән ояласың? Менә – Вәсим, менә – Вәсимә. Бу кыз баланы җылавыннан туктатыгыз. Әйт, Вәсим, күрдеңме син акай Габдулла малае Хәбибулланы булган җиреңдә? Күрдем, диген, исән-сау, диген, гел Айсылуны уйлый, диген, озакламый кайтырга да мужыт, диген.
Вәсим. Юлга чыккандыр да инде. Ерак ара бит, Каф тавы артында.
Хәтимә (Айсылуга). Ишетәсеңме, нәрсә ди Вәсим абыең, кайтырга чыккан, ди. Ничә көн кайтыр икән, Вәсим?
Вәсим. Йөгереп кайтса, иртәгә монда булачак.
Хәтимә (Айсылуга). Ишетәсеңме, иртәгә монда булачак, ди. Ишетсен колагың, ирләрне кирәгеннән артыгын яратырга ярамый.
Айсылу. Ул бит әле минем ирем түгел.
Хәтимә. Булыр, «Алла бирсә»не әйтсәң.
Айсылу. Алла бирсә.
Хәтимә. Менә шулай. Гел җылап тормыйлар ул. Кияүгә чыккач та өлгерерсең. Әтисенә охшаса, җылатыр әле Хәбибуллаң.
Айсылу. Ул андый түгел.
Вәсим. Сөйләшеп утырдык Хәбиб белән. Айсылудан бүтән беркемгә дә карамаячакмын, ди. Айсылудан да чибәр беркем дә юк дөньяда, ди.
Хәтимә (Айсылуга). Ишетәсеңме, нәрсә ди Вәсим абыең?
Вәсим. Вәсим абый, диде Хәбиб, исән-сау кайтып җитеп, Айсылу синең янга мине сорашырга килсә, мине юксынып җыласа, кочагыңа алып юат, диде.
Вәсимә. Юатырмын менә мин сиңа! Кочаклап кына кара.
Вәсим. Кызык син, Вәсимә. Мин түгел бит, Хәбиб әйтте.
Вәсимә. Әйтмәде, әйтмәде. (Айсылуга.) Йөрмә җыен юк-барга ышанып. Хәбибне дә, чуртны да күрмәде ул. Карават астында ятты. Син дә йөрмә, Хәтимә, кыз баланы алдап.
Хәтимә. Әй Вәсимә, Вәсимә! Син Вәсимне яманлаганда, синең яклы булып йөри идем, болай булгач, Вәсим ягына күчәм.
Вәсимә. Күчәрсең дә. Ир күргәч, башыгыз әйләнде.
Хәтимә. Киттек, Айсылу. Үзем табып бирәм Хәбибуллаңны. (Үкереп елаган Айсылуны җитәкләп чыгып китә.)
Вәсим. Син – надан хатын, Вәсимә. Кеше гашыйк булган, беләсеңме син шуны – гашыйк булган, гашыйк булган!
Вәсимә. Булса. Сиңа түгел бит, нәрсә кочакларга үреләсең.
Вәсим. Әй Вәсимә, Вәсимә… Кеше җанын аңламыйсың син. Кешене юатырга кирәк, кешенең өметен өзәргә ярамый.
Вәсимә. Бик күпләрне өметләндердең, беләм.
Вәсим. Их, качасы калмаган карават астына. Халык белән бергә беткән булсам. Халыктан аерылырга ярамый шул, ярамый. Президентлар бит: «Мин халык белән», – дип юкка гына әйтми. Алар халык белән бергә булгач, тамаклары да тук, өсләре дә бөтен. Халык үзе ач булса да, авызыннан өзеп аларны ашата. Ничек син, Вәсимәкәй, шуны аңламыйсың?
Вәсимә. Президентлар Айсылу кочаклап йөрми, үз хатынын кочаклый.
Экранда язу:
«Безгә кирәкми секс,
Булсын безгә тик бакс».
Тантана иткән кыяфәт белән шаркылдап көлеп, Сәлимә керә.
Сәлимә.