хыянәт тузмый,
Бер әйтәсе иде очратып:
Төшеп калдың күздән,
Үзең багар
Көмеш көзгеләрне пычратып…
Күпме кирәк?
Бу нәзберек җанга күпме кирәк? —
Өшеде лә, туңды кинәт йөрәк:
Мин өлештән мәхрүм, җитми калды
Дөнья казанында миңа өйрә…
Бу нәзберек җанга күпме кирәк? —
Бер изгелек – егылганда терәк.
Янып китте дөрләп кабат йөрәк,
Сүнмәгән ул, яткан бары көйрәп…
Күзгә карап…
Шундый төннәр була: күңел куба,
Әллә кая кача йокысы.
Килә дустың белән кара-каршы
Күзгә карап шигырь укыйсы…
Шундый көннәр була: күңел тула,
Әллә ни дә түгел югыйсә.
Очраганда туктап, шагыйрь дустың
Күзгә карап шигырь укыса…
Зар
Йа Алла, бу – нинди бәла,
Бирдең миңа гүзәллекне —
«Мәкер» дигән шомлы шәүлә
Гел артымнан эзәрлекли…
Кыз бала
Әле яз, иртә яз,
Яңа бозлар кузгала…
Алсу ефәк күлмәген
Яңа кигән кыз бала…
Әле җәй җитмәгән,
Әле яз узмаган…
Алсу ефәк күлмәген
Күпме кияр кыз бала…
Вакытлыча сөенүчеләргә
Шайтан таягына кырау тими.
И сөенде карга җәйнең үткәненә,
Сандугачның сайрар көне беткәненә.
Тик җитмәде башы аның килер язны
Кешеләрнең кабат сагынып көткәненә…
И шатланды, көлде шайтан таягы да,
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.