Магсум Хузин

Кочасы иде дөньяны…


Скачать книгу

торам. Хәзер миңа күзләрне тагын да зуррак ачаргамы, әллә бөтенләй ябаргамы? Тиз әйт! – дип, аптырашта калдырыр иде, үзеңә үзең бәя бир әле ягъни. Яки: – Ачыш ясаган саен серләр кимиме, әллә күбәя барамы? – дип, кешелек тарафыннан күптән куелган сорауны кабатлар иде.

      Бер күргәндә, географик карта буйлап көлә-көлә сәяхәт итүе, бүтән чакта колхоз зоотехнигы белешмәсен бирелеп укуы (нәкъ укуы, нинди дә булса төшенчәне ачыклавы түгел) Фаилнең тормыш серләрен үзе чишәргә тырышуыннан килә иде. Шул тырышлыгы, хезмәт яратуы да язучы иткәндер, бәлки, аны. Ә юк, бу сыйфатын халыкның андый кешеләргә үтемлерәк итеп бәя суккан сүзләре белән әйтергә кирәк: Фаил беркайчан да эштән җирәнмәде. Авырыксынып эш эшләмәде ул. Хәтта баш өянәген дә (җәфалый иде аны шундый чир) эшләп җиңәргә өметләнә, маңгаен учы белән каплап, башын артка ташлап, күзләрен йомып бераз утыргач, авыруын онытырга тырышып, эшенә кабат керешә иде.

      …Сиксән икенче елның сентябрь ахыры җитә иде. Фаил гаиләсе белән язучыларның Пицундадагы иҗат йортыннан кайтты. Әле сорау да бирмәстән, гадәтенчә кырт кисеп:

      – Әйбәт эшләдем. Тик язуы авырайды. Геройлар үсте. Проблемалар зурайды, – диде.

      Сүз «Өй салуның ние бар?..» исемле әсәренең икенче өлеше турында иде. Әсәренең кулъязмасын ахырынача төзәтергә, гадәтенчә кат-кат күчерергә өлгерә алмады ул, ерак сәфәреннән соң озак та үтмәстән һәлак булды.

      Аның бу кулъязмасын миңа беренчеләрдән булып укырга туры килде. Кулъязмада урыны-урыны белән геройлар исемнәренең баштагы хәрефләре генә, кайбер сүзләр яртылаш кына язылган иде – илһамы күтәрелеп ташыган мәлләрдә сүзләрне язып бетерергә өлгермәгән мәрхүмкәй, хыялы артыннан кулы җитешмәгән. (Ярый әле, «Чаян» редакциясенең машинисткасы Фәния Хафизова Фаилнең язуын «ярты хәрефеннән» танырга ияләнгән иде, кулъязманы тәртипкә китерүдә аның хезмәте зур булды.) Әсәр «Казан утлары» журналында басылды, бу әсәре дә аның иҗаты үсүен исбатлады.

      – Геройлар үсте. Проблемалар зурайды…

      Төгәл хәтерлим аның бу сүзләрен. Һәм болар иҗаты үсүен Фаил үзе дә белүенә, шуңа күрә иҗаты өчен җаваплылыгы артуына дәлил иде.

      …Беркөнне ул эшкә курачрак киемнәрдән килде. Искәрткәнемчә, киемнең тәненә сыланып торуын яратты, ләкин бу көнге киемнәре бик тә утырган иде. Әллә соң, тар гүргә барасын сизенгән дә, тәнен шулай кысып караганмы, дип уйлап куям кайчакта. Бу көнне аның карашы тонык, күзләрендә үзенә хас моңсулыкны һәм шаянлыкны бергә күреп булмый иде. Шул көннәрдә аның кап-кара, кайгылы фоторәсемен күрдек, әллә соң вафаты бик тиздән булырын сизенеп төшкәнме?..

      Соңгы тапкыр эштән китүендә – бүлмәмнең ишеге ачык тора иде – ул миңа кул болгады.

      – Хуш! – диде.

      «Сау бул!» – димәде. Мәгънәсенә игътибар ителмәгән, шуңа күрәдер кайчак күз алдында Фаил кулын болгап хушлашып тора…

      Мәрхүмне җиргә иңдергәндә, мин аның йөзенә озаклап карадым, үземне нык тотарга тырышып карадым. Моның сәбәбен белмим. Бәлки, вафатының сәбәбен белергә теләвем булгандыр. Ә дөньяны матур итеп күргән күзләр йомык… Әгәр алар ачык булса, авызы әйтә алмаган соңгы сүзләрен сөйләрләр иде