юк. Вәләкин Хәсән абый кебек шәп егучы көрәшчесе миңа очрамавы ихтимал. Ә Хәсән абыйның егуы сагындыра…
Сиксән яше тулган уңайдан университет студентлары Хәсән Туфанны очрашуга чакырганнар. Әйтүләренчә, анда әдәби җәмәгатьчелектән чакырусыз килүче булмаган, чөнки егетләр һәм кызлар бу очракта Хәсән Туфан белән генә сөйләшергә, аны гына тыңларга теләгәннәр. Хәсән абый сөенгән моңа. Яшьләрнең чакыруын сиксән яшьлек юбилеен иң олылап уздыру итеп санаган – яшьләр чакырды бит аны! Яшьләргә исә ул өмет белән карады, аларның киләчәктә кылачак изгелекләренә, аларның үзләренә шигъриятне юлдаш итәселәренә ышана иде.
Газап-михнәт чигүләреннән, гаепсезгә рәнҗетелүләреннән бу юлы да зарланмаган Хәсән абый. Яшьләр каршында ул үзен шигърият баһадиры булып тоткан. Халык күңелен шигърияте белән яулау өчен көрәштә җиңүче булуын белгән ул. Шушы очрашуда шигыре строфасының дүртенче юлы шулай да күңеленә кабат килгәндер:
Бәйлисе бар йөрәкне…
Беренче карашка тилерәк тоелган сорау башыма еш килә:
– Кешеләргә шагыйрь нигә кирәк?
Күпме генә уйлансам да, гел бер үк җавапка барып чыгам:
– Адәм баласына Шагыйрь көрәштә туктап калуны белмәс өчен кирәк. Адәм баласына Хәсән Туфан Шагыйрьлеге кирәк!
…Олы юлдан, Шигъриятен күтәреп, Баһадир Шагыйрь бара. Йөзе көләч, карашы миһербанлы, сөенече иҗатыдай ташып тора. Йөзендәге яралар савыккан инде. Халык шагыйрь йөрәген, аның горур шигъриятен үзенә кабул итеп, җылы кулы белән бәйләп сихәтләндерергә өлгерде.
Шулай да…
Шулай да күңел туктаусыз сулкылдый:
Бәйлисе бар йөрәкне…
Бәйлисе бар……………
Бәйлисе…………………
……………бар йөрәкне…
Әллә…
Әллә…
Әллә соң…
Ә олы юлдан, Җиһанга сәламен биреп, Шагыйрь бара:
– Әссәлам, Дөнья! Мәрхәмәтемне кабул ит, Җиһаным!
Солтанатлы каһарман
I
Шахмат – кеше акылының сынау ташы.
Илгә-җиргә чыккач, көтелмәгәндә-уйламаганда яңа танышлар табасың. Бу танышуым да шулай булды.
…Иркә дулкыннарның шаярышу серенә төшенмәкче булып, диңгез ярында басып торам. Озак һәм җентекләп күзәтсәм дә, биюче дулкыннарның уйнап рәхәтләнүләре серен аңышмадым. Җемелдәшеп йөгерешүләр нигә кирәк икән дулкынкайларга? Моның сере бер генә түгелдер лә, моның серләре чиксездер. Матурлык серләре кебек.
Китәргә борылган гына идем, янәшәмдәрәк торган бер ир:
– Сез диңгезгә мөкиббән булдыгыз, мин сезнең хозурлануыгызга сокландым, – диде һәм күрешергә кулын сузды.
Сәерсенеп калдым: бу кешене белмим ич мин. Аңа кырык яше тулмаган булыр, уртача төз буйлы, каратут түгәрәк йөзле, кара чәчләре дулкынсу. Мөлаем карашы – дустанә җанының чагылышы. Әрмән кардәш икән. Ваник Закарян. Ереваннан. Кайдан булуына басым ясап әйтте. Халкының таралып яшәргә мәҗбүрлегенә