сеанста иң соңгача мәгънәле суза алуым минем икенче сөенечем булды: бу юлы, башкалар бер партия уйнаганчы, ике тапкыр оттырып өлгермәдем бит!
Тырышып уйнадык без бу партияне. Ә Рәшит абый, шахмат белеме һәм тәҗрибәсе чагыштыргысыз баерак булуга карамастан, ныграк тырышкан икән.
Рәшит Нәҗметдинов ни өчен итальян партиясе уйнады соң, дигән сорау куйган идем мин ул чакта үземә. Күрәсең, ул, әйткәнемчә, шул елларда киң таралган итальян партиясендә минем көч-куәтне тикшереп карарга теләгәндер. Бәлки, шахматта миңа өмет баглагандыр, дип өзеп әйтә алмыйм, бу хакта ул тәгаен фикерен белдермәде, шулай да… шулай да… дип күңелне очындыргаладым. Ләкин шахматны тормышым үзәгенә куярга соң иде шул – егерме яшьтән узган идем инде.
Һәм без очрашканда әңгәмәдәшләр булудан узмадык. Моңа исә минем аны бирелеп тыңлавым, шахмат дөньясындагы яңалыкларны һәм матур комбинацияле партияләрне тикшергәндә, Рәшит абыйга ара-тирә каршы сукалавым да сәбәпче булгандыр. Сүзсез, Рәшит Нәҗметдинов шахматны бөтен җаны-тәне белән бирелеп пропагандалаучы иде.
Бер әңгәмәдә Рәшит абый:
– Санскрит – һиндларның борынгы әдәби теле, – диде. – Бу телдә «чатуранга» дигән сүз бар. Фигуралар белән борынгы һинд уены шулай аталган. Шушы уен хәзерге шахматның элгәре инде. Киң таралган булгандыр чатуранга, исеме-аталышы әдәби телдә йөргән ич.
Әйе, шахматка бәйле һәр деталь аны шахмат йөреше алдыннан сак уйлангандагыча итә иде.
Ул үзенә өйрәнчекләр-шәкертләр сайлауда үтә дә таләпчән иде. Шуңа күрә минем уйнавымда профессиональ шахматчы булу мөмкинлеге күрмәгәндер дип нәтиҗә ясыйм. Рәхмәт аңа – төп юлым итеп шахматны сайларга өндәмәде ул мине. Кеше язмышына сак карый белә иде Рәшит абый. Күрәсең, хыял дөньям ярлы ук булмаса да, аны шахматта бизәү мөмкинлегем чамалы икәнлеген абайлаган ул. Әйе, очрашканда, шахмат иле турында әңгәмәдәше булудан узмадым мин. Безнең сөйләшүләр беркайчан да шахматтан читкә борылмады. Шушы мәсьәләдә бөек затның мине әңгәмәдәше итүе дә – минем өчен олы шатлык лабаса!
Шулай да, әлеге сеанслардан соң егерме еллап узгач, Рәшит Нәҗметдиновка тагын имтихан тоттым. Бу сынау вакыт дәвамы белән шактый озакка сузылды.
Җитмешенче елда Татарстан Журналистлар берлеге Сембергә теплоходта сәяхәт оештырды. Сәфәрдәш булырга шахмат һәм шашка остасы Рәшит Нәҗметдиновны да чакырганнар иде. Әйтәм ич, язучылар һәм журналистлар белән дус иде ул.
Башта Рәшит абый шахмат дөньясы хәлләре турында сөйләде – ул шахматны пропагандалау мөмкинлеген файдаланмыйча калмый иде. Һәм сорау-җаваплардан соң, ягъни очрашудагы киеренкелекне – исеме дөньяда танылган маэстро белән уйнаячакбыз бит! – дустанә әңгәмә оештырганнан соң, сеанс бирде. Шахмат фигураларын күргәч, чытлыклану гадәтем бетмәгән иде, бәлки, Рәшит Нәҗметдиновның ике сабагы гына җитмәгән икән моңа, дип тә бәяләргә мөмкиндер, тагын чәпәләсен белергә тиеш иде бит, дияргәдер, бәлки, матурлыкка тагын сокланасы килгән адәм баласының, дип