исемен яулады – татарлардан (һәм Татарстаннан) бу исемгә лаек беренче кеше! Рәшит абыйның тагын бер мактаулы исемен әйтмичә ярамый. Ул татарлардан (һәм Татарстаннан) СССРның атказанган тренеры исемен беренче булып алды! 1957 елда илнең егерме сигез спортчысы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Иң яхшы спортчылар арасында Рәшит Нәҗметдинов та бар иде. Ул «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медаленә лаек булды. Татарлардан (һәм Татарстаннан) хөкүмәт бүләге алучы шахматчылардан беренчесе!
Мастер исемен алу гына түгел, шахматта аны билгеле бер вакыттан соң расларга да кирәк. Монысында инде Рәшит абый һич тә сынатмады – мастер исемен кырык җиде тапкыр, халыкара мастер булуын җиде тапкыр (соңгысында алтмыш яше җитәр көнендә) раслады.
Һәм исеме онытылмый Маэстроның. Казан шахмат клубы Рәшит Нәҗметдинов исеме белән атала, аның истәлегенә багышлап, башкалабызда зур турнирлар үткәрелә.
Останың иҗатыннан шактый цифр-саннарны мисал иттек. Инде шахмат һәм шашка эшлеклеләренең Рәшит Нәҗметдиновка биргән кайбер бәяләренә күз салыйк.
«…Шахмат тормышымның шактый чоры Рәшит Нәҗметдинов белән элемтәдә узды, ди халыкара гроссмейстер, дөнья чемпионы исемен дәгъвалаучыларның берсе Лев Полугаевский. – Мин ул тренеры булган РСФСР яшүсмерләр командасында уйнадым, Россиянең җыелма командасында аның белән бергә чыгыш ясадым, Союз һәм Россия чемпионатларында аның көндәше булдым, төннәр буе партияләрне бергәләп анализладык, аның белән еш бәхәсләштем, дус идек. Россия шахматчылары гаиләсендә аңа үз итеп Гибятыч дип эндәшәләр һәм яраталар иде. Ул шактый өлкән яшьтә иде инде. Кайчак аның карашлары заманча түгел кебек иде. Ләкин гомеренең соңгы көннәренә чаклы безнең үз иткән партнёрыбыз, әңгәмәдәшебез, иптәшебез булып калды. Шахматны ул иҗат итеп карады һәм беркайчан да бу уенның спорт та булуына аерым басым ясамады. Ул гаҗәеп әйбәт тренер да иде. Кечкенә генә шансны да эзләп, төннәр буе анализ ясый иде һәм менә дигән анализлаучы иде – төрле мөмкинлекләрне эзләүдә аның көче ташып тора иде».
«…Бай белемле кеше иде Рәшит Нәҗметдинов, – дип яза аның шәкерте, шахмат мастеры Яков Дамский. – Ул тыела алмыйча, күп һәм тиз укый иде, турнирларга җыелгач, иң башлап, кемнең нинди китаплар алып килүен белешер иде. Шигырь ярата, шигъриятне белә иде. Җырчы тавышы булмаса да җырлый иде, җырны тыңлый белә иде. Аның мие тынгы яратмады. Поездда барганда, караңгы булганлыктан укый һәм селкетүдән шахмат тезә алмагач, ул төрле уеннар башлый иде, әйтик, сүзләр табышлы уены. Мавыгучан, хәрәкәтчән, бетмәс һәм чиксез хыяллы кеше иде Рәшит Нәҗметдинов. Сүзгә оста иде, телне, аның нюансларын, бизәкләрен сизгер тоя иде, онытылып тыңларлык итеп сөйли белә иде. Ярышларда кунакханә бүлмәсендә аның урыны кайчак иртәнгәчә җәелмәгән дә булыр иде, шахмат тактасы янында иелеп утырып анализлавын белер иде, ә чәйнек инде буп-буш булыр иде. Үзенең укучыларын-өйрәнчекләрен иҗатка әнә шундый мөнәсәбәттә тәрбияләде ул. Җитди сөйләвенә шаяртулар да кыстырып, музейларга, рәсем күргәзмәләренә йөртә иде ул безне».
«…Рәшит Нәҗметдиновны