Магсум Хузин

Кочасы иде дөньяны…


Скачать книгу

Ләкин… болар үзләре генә вәкаләт түгел икән ич! Вәкаләт – Рәшит абый Нәҗметдиновның олы һәм күркәм сәнгатенә соклану! Шулай аңлашыйк.

      …Бөек шәхесләр буйга-сынга да, төскә-биткә дә матур була кебек миңа. Бәлки, дип уйлыйм аннары, дөнья балкытып елмаюлары аларны шулай күрсәтәдер. Рәшит абыйның елмаюында да кешеләргә игелек теләве, гәрчә ул кызу, кырыс, тәвәккәл (ә тәвәккәллек еш очракта йөз җыерып уйлануны таләп итә) холыклы булса да, ялтырап чагыла иде. «Кешеләр, мин сезне очратуыма ук сөенәм!» – дия иде аның елмаюы.

      Һәм Рәшит абыйның елмаюының нәкъ шушы эчтәлеге аны бөек шәхескә хас булганча матурлый иде.

      Рәшит Нәҗметдиновның дөньяның экс-чемпионы Тигран Петросян белән төшкән рәсеме бар. Татар туганыбыз уйчан анда, әңгәмәдәшенә нәрсәдер исбат итә ул. Башында чиккән түбәтәй Рәшит абыйның. Алтмышынчы елларга кергәндә төшкән рәсем бу, ягъни татарга үз түбәтәен кидертмәскә тырышылган чаклар. Ә Рәшит абый дәрәҗәле турнирларга, командалар ярышларына чиккән түбәтәен киеп йөри иде. Түбәтәй киюе һич тә фыртлык билгесе түгел, башкалардан аерылып, күзгә бәрелеп тору өчен түгел. Туктагыз, ялгышам икән ич – Рәшит абыйның, татар түбәтәен киеп, чит җирләрдә горур йөрүе нәкъ менә башкалардан аерылып торуы өчен иде ләбаса! Күрегез: мин дөньяның теләсә кайсы төбәгендә татарның вәкаләтле илчесе вазифасын йөрәгемдә кайнатып, җилкәмдә сыгылмыйча күтәреп тотам ягъни.

      Кешеләргә ихтирамлы, аларга сөенеп елмаючан Рәшит абыйның күңеле төшкән, җиңелү хәсрәте бимазалаган, кайгы кичергән чаклары да еш булгандыр. Хәтта күп булгандыр, болар ятим үскән кеше өлешенә хисапсыз төшә. Кайберәүләр, бәлки, аның дорфалыгы турында язмыйсың, диярләр. Әйе, бар иде андый гадәте. Ләкин «дорфалык» та аның тәртибе – тәртә арасыннан чыкмый» иде, дорфалыкка җитмәгән усаллык иде мондый вакытта Рәшит абыйның тәртибе – тренер, укытучы, укучылары-өйрәнчекләре тарафыннан хөрмәт ителгән тәрбияче булуын онытмыйк аның. Хәер, бөек кешеләр усал да булалар бит, алар беркайчан да мәлҗерәп төшмиләр. Чөнки алар – һәрвакыт көрәш мәйданы уртасында.

      …Илле җиденче елның март азагы якынлаша. Яз көлемсерәп йөри. Ә Рәшит Нәҗметдиновка җуелмаслык кайгы килә…

      Академия театры (хәзерге Драма һәм комедия театры) бинасында матәм маршы күңелне умырып яңгырый. Табут янында – Рәшит Нәҗметдинов. Табутта – аның бертуган абыйсы, татарның күренекле язучысы Кави Нәҗми. Кайгы дигәнең горур җан Рәшит Нәҗметдиновның башын идергән, аның елмаючан йөзен каратут булып баскан, җилкәләрен салындырган. Бирешкән Рәшит абый, каты бирешкән. Сугыш елларында Берлингача атлаган, үлемне биниһая күргән кеше болай ук сыгылмаска тиештер кебек. Һәр кайгының авырлык берәмлеге төрледер. Кави Нәҗми мәшһүр энесе Рәшиткә һәр яктан АБЫЙ иде.

      Рәшит Нәҗметдинов, шахмат партиясен анализлаганда, дәрәҗәсен белеп, кайбер урында тәфсилләп, кайчак кырт борылышлар ясап, әмма аңлаешлы итеп, оста хикәяли иде. Монысы – педагоглык сәләте, һәм аның Югары спорт осталыгы мәктәбендә