Магсум Хузин

Кочасы иде дөньяны…


Скачать книгу

утырып уйнаганбыз да уйнаганбыз. Партия тәмамлануга, яңасы тезелгән. Сөйләшмәдек тә бугай. Рәшит абый партияләргә анализ да ясамады. Бәлки, мәшһүр Александр Алёхин «Ноттингем, 36» исемле китабында ике инглиз мастеры очрашуы турында әйткән кебек, бу партияләр комментарийлык тормагандыр. Шулай да шактый озакка сузылган бер партиядән соң Рәшит абыйның:

      – Егерменче йөреш зәгыйфь булды минем. Зәгыйфь вә гарип, – дигәне хәтердә.

      Мин, әлбәттә, бу партияләрнең берсендә дә отмадым, һәм ничьяга да ирешмәдемдер. Әйе, ничья да ясый алмадым шул. Юк, ялгышам. Оттым мин! Шахмат уенының гаҗәеп давыл-гарасатларын күреп кенә түгел, ә аның гүзәл мәхшәрендә катнашып соклану отыш иде миңа.

      Инде таң аткан. Сембергә якынлашабыз икән. Сәгать дүрт тулган. Ә очрашу кичке чәйдән соң ук башланган иде. Димәк, Рәшит абый кимендә сигез сәгать буе киеренке хезмәттә, өстәвенә төнге сменада. Аңа илле сигез яшь иде инде… Рәшит абый шахмат тирәсендә ару-талуны белмәде. Сиздермәгәндер. Моның өчен исә искиткеч баһадирлык кирәк. Һәм ул каһарман иде. Бу очракта бер нәрсәне хәтерләү дә җитә: гомеренең соңгы егерме елында Рәшит Нәҗметдинов төрле өлкәләрдә, шәһәрләрдә, чит илләрдә сигез йөздән артык лекция укый, сеанс бирә. Турнирларда катнашу, тренерлык хезмәтен башкару, Казан бакчаларында һәвәскәрләр белән уйнау, спортта югары осталык мәктәбендә укыту, китаплар язу әлеге исәпкә керми! Һәм француз рәссамы Жан Эффельның Пикассо турында әйткән сүзләре искә төшә: «Талантлар аз эшли белмиләр».

      Ә зур акыл ияләре талантны һәрвакыт авыр берәмлеккә санаганнар.

      Төнне һәвәскәр шахматчы белән уйнап уздыру, буфет вә башка почмакларда чуалудан рәхәтрәк булган, димәк, Рәшит абыйга. Югыйсә теплоходларда ял итәргә уңайлы мөмкинлекләр күп була. Ул чакта, әйтик, хәмерле буфетлар сәфәр буена гөрләп эшли иде. Рәшит абыйны сыйлаучылар да табылыр иде. Ләкин ул һәвәскәр уенчының шахмат сыен сайлаган.

      Шахмат мастеры Ваник Закарян Рәшит абый белән очрашуларым һәм уйнавым турында миннән кабат-кабат сөйләтте. Нинди дә булса яңалык өстәвемне көткәндер, күрәсең. Һәм Рәшит абый турындагы әңгәмәләрне Ваник тәмамлый иде.

      – Миңа Рәшит Нәҗметдинов белән уйнарга туры килмәде. Матурлык каһарманы белән. Аның уенын, уенын баеткан халәтен күреп сокланырга насыйп булмады…

      Сембергә сәяхәттә Рәшит абый белән уйнауларым аның матурлык каһарманлыгын күреп соклануымның соңгысы булган икән. Шуннан соң мин шахмат осталары сеансларында катнашмадым, тамашачы булып кына күзәттем. Сәбәбе – Рәшит абый белән уйнап оттыру бизәкләрен төссезләндерергә теләмәүдән. Һәм бу сүзләр һич тә төче булып яңгырамасын, димәк, төче тәмдә кабул ителмәсен. Ә бит элегрәк мин танылган гроссмейстер сеансында да катнашкан идем.

      Илле бишенче елда, Мәскәүдә журналистлар мәктәбендә укыганда, безнең белән очрашуга кешелекнең иң көчле шахматчыларыннан берсе, танылган галим Михаил Моисеевич Ботвинник килде. Ул сеанс та бирергә тиеш иде. Ләкин, лекциясеннән соң сорауларга җавапларын