нда шахматның гүзәллеген аныграк күрәсең. Бәлки, сеансның нәкъ шушы үзенчәлеге өчен Рәшит абый Нәҗметдинов сеансларны бик теләп биргәндер һәм моннан рәхәтлек тапкандыр. Моны кистереп әйтә алмыйм, чөнки үзара әңгәмәләрдә сеанслар нигәдер искә төшерелмәде. Күбесенчә теге йә бу турнир, андагы кызыклы партияләр (үзе катнашмаган турнир барышында ук аның кулында мавыктыргыч партияләрнең язмасы була иде инде – телефоннан шылтыратып язып ала иде аларны), шахмат осталары тормышы һәм гаҗәеп комбинацияләр турында сөйләшә идек.
Комбинацияләр дигәннән. Минемчә, комбинацияләр – шахматның Рәшит Нәҗметдиновны яулавына төп сәбәпләрнең берсе. Шахматның шигърияте – комбинациядә, дип инанган иде ул. Нәкъ шуңа күрә Рәшит абый ШАХМАТ ШАГЫЙРЕ иде. Беларусьта А. Ройзманның «Шахмат миниатюралары (Комбинацияле 400 партия)» («Шахматные миниатюры (400 комбинационных партий)») исемле китабы чыккан иде. Анда Рәшит Нәҗметдинов уйнаган ике партия кертелгән. Аз, әлбәттә. Хәер, бу китап, нигездә, Беларусь шахматчылары партияләреннән тезелгән бит. Ә Рәшит абый үзе «Мең дә бер комбинация» исемле китап язарга әзерләнә иде. Бу хакта аның укучысы-өйрәнчеге Яков Дамский да Мәскәүдә чыккан «Рәшит Нәҗметдинов» дигән китабында искәртә. Кызганыч һәм үкенечле, Рәшит абый бу китабын язарга өлгермәде. Язуда да хәлле иде ул. Аның «Шахмат уены» исемле татарча китабы, әйткәнемчә, 1953 елда чыкты. «Сайланма партияләр» («Избранные партии») дигән русча китабы 1960 елда укучыларга барып иреште. Ике китабы да вафатыннан соң берәр тапкыр кабат басылды.
Рәшит Нәҗметдиновның шахмат иҗатын тулаем күз алдына китерергә тырышканда, бер цифрны кабатларга туры килә икән:
– биш тапкыр РСФСР беренчелегенә чемпионатларда икенче урынны ала;
– биш тапкыр РСФСР чемпионы була;
– биш тапкыр халыкара турнирларда алгы урыннарга чыга, ягъни призёр;
– биш тапкыр аның җитәкчелегендәге РСФСР җыелма командасы ил беренчелегендә һәм спартакиадаларда җиңә;
– биш дөнья чемпионы белән турнирларда очраша һәм алар белән уйнауда уңай баланс Рәшит абый ягында – алты отыш, тугыз ничья, биш (монысы да биш!) оттырыш…
Һәм боларга «дүрт тапкыр», «өч тапкыр» дигән уңай нәтиҗәләрне шактый өстәп була.
Никадәр хезмәт! Болары бит уңышлы уеннар гына… Чыннан да, талантлар аз эшли белмиләр.
Башка юнәлештәге саннарны китерик. Татарстан вәкиле Рәшит Нәҗметдинов чит илләрнең (хәзерге БДБ республикаларыннан башка) кырык җиде чемпионы белән алтмыш ике тапкыр уйный. Нәтиҗәләр мондый: утыз алты тапкыр ота, унтугыз ничья ясый, җиде тапкыр оттыра.
Шулай да Рәшит Нәҗметдинов иҗатына «бердәнбер» сүзе – иң зур бәя. 1950 елда ул, РСФСР беренчелегенә шашка турнирында, унҗиде мөмкинлектән унбер ярым очко җыеп, мастер исемен яулый һәм икенче урынга чыга. Шул ук елда, инде әйткәнебезчә, шахмат мастеры булуга да ирешкән иде. Шахмат буенча, шашка буенча да мастер булган кешене ил моңарчы белми әле. Димәк, татар Рәшит Нәҗметдинов – беренчесе!
II