Магсум Хузин

Кочасы иде дөньяны…


Скачать книгу

җорлыкка, дөньяны танып белүне һәм моның шатлыгын шигъри тасвирлауда Бари Рәхмәттән өйрәнәләр. Аның традицияләрен дәвам итүчеләрдән, минем күзәтүемчә, Афзал Нигъмәтуллин (Мамадыш ягыннан) тирәннәнрәк һәм үзенчә каера иде. Бик тә кызганыч, үзе дә укытучы-тәрбияче бу егет, балалар шигъриятендә үз сүзен саллы итеп әйтә башлагач, мәңгелеккә китеп барды…

      Бари абый Рәхмәтнең соңгы чордагы иҗаты, нигездә, мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган шигырьләрдән, күләмлерәк әкиятләрдән, инсценировкалардан тора. Арада Совет чоры бәйрәмнәренә багышланганнары да шактый, боларында «советчалык» та сизелгәли. Узганны тулаем кире кагу ягындагы кайберәүләрнең бу очрактагы тибәрүе исә үз байлыгыңны бәяли белмәүдән, юньле белән юньсезне аерырга сәләтең-көчең җитмәүдән яки теләмәүдән киләдер. Бари абыйның Совет чоры бәйрәмнәре турындагы шигырьләре шактый һәм аларны шагыйрь, әлбәттә, изге нияттән язган. Балаларга, гомумән, кешеләргә бәйрәм кирәк. Һәм Бари Рәхмәт шигырьләрендә балаларны уйната, бәйрәм итәргә чакыра. Бәйрәмнәр, илдә барган үзгәрешләр турында язып, киләчәк буыннарны илебез тарихы белән таныштыра, балаларны илгә игелекле булып үсәргә өнди. Боларны шагыйрь шәрран ярып кушып-боерып түгел, ә сурәтләп-тасвирлап аңлата. Әйтик, бала йортны һәм дә өй эчен бәйрәмчә бизәүне күрә. Начармы бу? Һич тә. Баланың күңеленә кечкенәдән үк матурлык салына икән, ул инде игелекле булып үсәчәк, киләсе буыннарны тәрбияләүне бурычы итеп санаячак.

      Әйе, шигырьләрендә дидактика сизелә. Соң, балалар әдәбияты, аеруча кече яшьтәгеләр өчен язылган әсәрләрдә монысы табигый-гадәти ич, чөнки бу чакта, ягъни балалар образлы фикерләүгә күчкәндә, дидактик алым кулланмыйча мөмкин түгел. Бари Рәхмәт, әйе, турыдан бәреп әйтми, ә яхшы белән начарны, баланың игътибарын яхшыга юнәлтеп, тасвирлап күрсәтә.

      Бари абый, очрашуларда шигырьләрен укыганда, үзе дә балага әйләнә шикелле иде. Ул сәхнәгә беренче чыккан бала кебек берара каушаган кыяфәттә тора, күзләре әлҗе-мөлҗе килеп ала, иреннәре дерелди. Шуннан соң гына, шигыренең башы исенә төшкән кебек итеп, җәһәт үк, әмма сүзләрне анык әйтеп сөйләргә керешә, башы күтәренке, күзләре уйный, ә куллары хәрәкәтсез. Сөйләп бетергәч, сөенеп елмая, күрдегезме инде – мин сезнең ишегез, дигәнне аңлата аның шул ихластан елмаюы. Балаларча беркатлы, киң күңелле кеше булып истә калды Бари абый Рәхмәт.

      Аның белән минем арада булган кечкенә вакыйга, әмма шушы бәләкәй гамәле дә шагыйрьнең кешелеклеген расларга булышадыр.

      Ул Матбугат йортының Язучылар берлеге идарәсе бүлмәсе каршындарак басып тора. Кемнедер көтә йә түрәләр янына керергә базмый, димәк. Яныннан исәнләшеп уздым, кирегә ашыгып уздым, тагын кызуланып аргы башка барам.

      – Энем, ни булды сиңа? – дип эндәште ул. – Болай кабаланганыңны күргәнем юк иде, ул-бу булмагандыр ич?

      – Әй-й Бари абый, көзге-язгы пәлтәгә дип акча җыйган идем дә беразын дус-ишләргә биреп тордым. Хәзер пәлтәгә җитми, пәлтәне калдырткан идем. Студент чак киемнәрен алыштырасы идем…