Магсум Хузин

Кочасы иде дөньяны…


Скачать книгу

исемле җыентыгы чыкты. Шигырьләр таләпчән Шәйхи абый Маннур кулыннан да узды (редакторы) дип хәтерлим. Ватан сугышында катнашучы Зыя Мансур Казан дәүләт университетының икенче курсында укый иде. Китап әйбәт каршы алынды. Матбугат йортының Тукай исемендәге клубында җыентык турында фикер алышу оештырылды. Китап макталды, кимчелекләре дә күрсәтелде – ул чакта Язучылар берлегендәге җыйналышуларда тәнкыйтьсез булмый иде, хәзер генә бер-беребезне уздырып макташабыз.

      Бүгенчә әйтсәк, китапны тәкъдир итү иде бу. Һәм студентлар исеменнән шагыйрьгә чәчәк бәйләме бүләк ителде, аны пединститут студенты Суфиян Сафуанов тапшырды кебек – шулай истә.

      Ләкин болай хөрмәтләү ярамый икән ләбаса. Һәм бу олылау кемнеңдер күңелен тырнаган. Хәзер генә ул тәкъдир итүдә чәчәк бирмәү иң киме гаҗәп тоела. Һәм Зыя Мансурга чәчәк бәйләме бирүне, тәбрикләүне автор үзе оештырган, имеш, дигән «гаебен» дә әйтеп, шагыйрьнең тормыш итүе тәртибеннән-рәвешеннән «кара таплар» да эзләп, мәкалә басылып чыкты. Аны Гамир Насрый язган иде… Яшьтәшләрнең берсе икенчесенә күсәк күтәргән булды ягъни.

      Гамир абый, бу кичәдә булса, студент яшьләрнең ихласлыгын күрмичә калмас һәм шагыйрь тормышыннан яманлыклар эзләмәс иде. Иҗатта уйламыйча-өйрәнмичә кабалану иң киме башкаларга гаепчән булуга китерә шул.

      Авыр кичерде бу хәлне Зыя Мансур. Аны шигърият даирәсендә нахаклыкка юл куелуы сулыктырды. Әмма ачу-үч тотмады, шигырь хакына мәкергә кермәде, хәер, холкы да андый түгел иде. Үзен югарыда тотты. Әлбәттә, аны яклаучылар күп иде, моны мөнбәрдән турыдан-туры әйтүчеләр булды. Берчакны Зыя Мансур (без бер тирәдә яшәдек һәм еш очраштык):

      – Туйдым моннан, – диде. – «Ялгышлар» ыңны танып язып чык, дип мәҗбүр итәләр, – диде.

      Шушы хәлләрдән соң Гамир абый Насрый белән күпләрнең, шул исәптән минем дә, аралар ерагая барды. Моңа, әлбәттә, аның бүтән белән «дуслыгын ныгытуы» да өстәмә сәбәп иде. Теге зәхмәт-чир кагыла гына күрмәсен инде ул… Гамир абыйның, илле җиденче елда Мәскәүгә Декадага баргач, кунакханәдән дә чыга алмавын, ягъни бер чарада да катнашмавын гаепләделәр.

      Шулай, иҗат «шешә» дигән нәмәрсәкәй белән кул тотышмый, хәмер әйбәт әсәрләр язган кешене дә, гомумән, әйбәт кешене дә бөгә, сындыра, үзен йоттырып йота. Югыйсә «Күңел дәфтәре», «Кушнарат», «Яшел эшләпә» кебек пьесаларын күп язып, татар театры сәхнәсен озак еллар тотарга сәләтле иде Гамир абый Насрый. Аңа шундый өмет баглана иде.

* * *

      Моңа чаклы язучыларны күргәнем, кайберләре белән азмы-күпме сүз алышканым бар иде. Ләкин бу очрашу кыска арада юлдашым булган кешенең үзен «язучы» дип таныштыруы белән истә калды. Гомумән, язучылыгын атап минем белән танышучы соңыннан булмады кебек, гадәттә, таныштыручы кеше генә кемнең кемлеген әйтә. Хәер, мине әдипләр белән таныштыруда монысы да булмады бугай.

      Мәшһүр университетның беренче курсында укыйм. 1949 елның азагы идеме, әллә 1950 елның башымы – анысын күңел сакламаган. Карл Маркс урамында, финанс институты гомумторагы каршындагы йортның эчкәредә югалган «канат»