соңгы вакытта К. Маркс урамы ягында инде яшәмәдеме икән ул? Ни өчен аны сакларга чит кешеләргә кушканнар? Алар арасында ул вакытта журнал редакциясендә эшләүче авылдаш дустым Рафаэль Фатыйхов та бар иде (Төбәк авылына мин аның белән бергәләп барган идем), әлеге хәл сәбәбен аңардан да сорамаганмын, әллә сорап та онытканмын инде. Күп еллар узгач, бер Мәдәният сараенда Халик абыйның улын очраттым. Аңардан гаилә хәлләрен сорашмадым ахры, әллә әлеге хәл сәбәбен сорап та оныттыммы икән…
Халик абзыйның киң йөзендә, эчкә баткан яңакларында тормыш сикәлтәләрендә сызылган эзләр сизелә иде. Әйе, аның тормыш тәҗрибәсе бай була, ул завод-фабрикаларда, нефть промыселларында эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. Ләкин аның әдәби мирасы бай түгел. Күпне кичергән каләм тотучы тормыш вакыйгаларын төрле яклап тасвирлаган әсәрләрне күпләп иҗат итәргә тиеш иде кебек. Тик алай булмады шул. Моңа, минемчә, яшьтән төпле белемең булуы да, һаман саен баетылган белемеңә таянып, нигезле һәм җентекле бәя бирә алуың, тормыш барышын образларга һәм картиналарга салу осталыгың да кирәк. Димәк, иң киме белем, күрә белү һәм бәяләү, һөнәреңне-каләмеңне даими чарлау таләп ителә. Шушы таләпләр үтәлмәү иҗатта пассивлыкка китерә, халкыңа хезмәттә каләмең көчен киметә.
Күптән түгел генә «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналының 1937 елгы алтынчы санында бер хәбәр-мәкалә укыдым. Шуны тулысынча китерәм. Аны, имзасыннан күренүенчә, булачак композитор Аллаһияр Вәлиуллин язган. Авторның исеме кыскартылуга гаҗәпләнмик, безнең Саба ягында исем кыскарту гадәте бар инде һәм моның өчен үпкәләшү-ачуланышу юк. Аллаһияр да Байлар Сабасы кешеләре өчен Аллый иде.
«Тимерче малае»
Халик Садриның «Тимерче малае» дигән әсәре художество, тел чаралары бирелеше ягыннан шактый йомшак тора. Әсәрдә кытыршы җөмләләр тулып яталар. Менә бер мисал: «…авылны дер селкетеп, каравыл-каравыл… үтерәләр, үтерәләр». Моны ничек аңларга? Берәү каравыл кычкырганда ничек итеп авыл дер килсен, селкенсен инде. Күрәсез, сүзләр үз урыннарында кулланылмаганнар.
Әсәрнең герое Тәкиулла кайбер урыннарда кирәгеннән артык күпертелеп бирелә. Ул вагон өстеннән егылып төшә. Ләкин бер җире дә имгәнми, бер җире дә авыртмый. Герой гади кеше бит инде ул, тимер түгел.
Аллый Вәлиуллин
Саба урта мәктәбе
Ватан сугышыннан соңгы унъеллык гомерендә Халик Садри, нигездә, нибарысы егерме бит чамасы «Йөзмә госпитальдә» исемле хикәя-очерк яза. Мемуар әдәбиятка якын «Ил батырлары», «Безнең таң» исемле әсәрләре илленче еллар башында ук кабат эшкәртелүне таләп итә. Шулай да аларда туп-турыдан әйтеп бирүләр барыбер бетмәгән икән.
Укучы ара-тирә хәтта сокланып кабул итәрлек тасвир-картиналар очраган «Безнең таң», – минемчә, авторның арада әйбәт әсәре – менә ничек тәмамлана (һич тә үзгәртелмичә китерелә):
«…бу листокның башына эре хәрефләр белән:
– Бөтен Власть Советларга күчте! – дип язылган иде. Ул листокны укып зур урамга таба борылганда, шәһәр мәйданында уйналган «Интернационал» тавышы тирә-якны