Магсум Хузин

Кочасы иде дөньяны…


Скачать книгу

барып җитте. Русча-татарча сүзлекләр арасында мин белгәннәреннән Ватан сугышына чаклы Г. Нугайбәк, М. Корбангалиев, М. Фазлуллин һәм Ф. Әмирхан төзеп чыгарганының камилрәк-төгәлрәк булуын һәм шуңа һич тә тиенә алмавымны әйттем һәм:

      – Сездә бармы бу сүзлек? – дип сорадым.

      – Бар! Бирәм мин аны сиңа!

      – Бер генә данәме ул сездә?

      – Бер генә.

      – Алайса, алмыйм!

      Соңгы әйберен бирергә әзер кеше белән – Салих абый белән – бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтмадык, моны белмәдек без…

      «Очучылар» исемле романын малай чакта укыган идем мин. Кечкенәрәк форматлы – хәзерге «Шигырь китапханәсе» күләмендәге – латин алфавитында басылган китап иде ул. Тышлыгында һәм титул битендә чыгу елы төрлечә (1935, 1936 еллар) күрсәтелүен аңламыйча утырган идем кебек. Әлбәттә, күккә күтәрелү турында хыялланучы малай күңелен мавыктыргыч әсәр тагын да котыртып җибәрде, андагы кыюлыкка мин сокланган идем. Әмма романны язучыны кайчан да булса күрермен, аның белән хәтта аралашырмын дип уема да китермәдем. Салих абыйның чәчмә әсәрләрен күңел биреп һәм ошатып укуым шушы романнан башланган иде. Чәчмә әсәрләрен шигъриятеннән һәм драматургиясеннән өстенрәк күрүем дә шушы романнан башлангандыр, шәт.

      – Әллә азрак яза башладыгыз инде, соңгы елларда китапларыгыз чыкмый, Салих абый, – дидем мин аңа бер әңгәмәдә.

      – Нигә гаҗәпләнәсең моңа?! – дип, тавышын шактый күтәребрәк әйтте ул һәм аскы иренен төшерәрәк елмаеп та куйды: – Салих Баттал ич мин! Ә Салих Баттал китапларын чыгарырга кем ашкына ди… – Бераз аска карап, болай да кысынкырак күзләрен тагын кыса төшебрәк уйланды да: – Чыга минем китаплар, – дип өстәде. – Тагын да ешрак басылсыннар өчен, Батталлыкны ташларга гына кирәк иде миңа. Әмма ки үземә үзем хыянәт итмәячәкмен!

      – Шигъри әсәрләрегез тупланган китабыгыз элеккесеннән өч ел узгач чыкты, инде чәчмә әсәрләрегез китабыннан соң да бишенче ел бугай.

      (Аның «Сайланма әсәрләр. Поэзия» исемле җыентыгы 1972 елда, «Сайланма әсәрләр. Проза» исемлесе 1974 елда чыккан иде.)

      Салих абый йомшак кына көлде, тавышы тоныграк иде, карашын читкә борды, үзен тотышында әрнү төсмере сизелде – көчле ихтыярлы кешеләрнең дә күңеле-рухы йомшау гаҗәп түгел ләбаса. (Әллә мин төзәлмәгән ярага кагылдыммы?)

      Салих абый шактый вакыт, инде аска карап, тын утырды. Ниһаять, аның, кем әйтмешли, мужикларчарак йөзен көчле ихтыярда тасвирлаучы елмаюы бизәде.

      – Ә беләсеңме, – диде ул, – син әйткән ике китапның үз язмышлары бар бит.

      – ?..

      – Әйе, әйе, һәр китапның үз тормышы-язмышы була, боларның исә, ничек диим икән, туулары иң киме моңсурак. Сайланма әсәрләрне томнар итеп чыгармакчы булдым. Ике генә том итеп. Артыгын барыбер бирмәсләр, дип уйладым. Ахыр чиктә ике том итәргә дә юл куймадылар. Югыйсә бу чакта бүтән язучыларның томнары чыккалаган иде инде. Ике китабым да «Сайланма әсәрләр» дип саналды саналуын, ләкин аларда беренчесе һәм икенчесе булулары күрсәтелмәде, ягъни томнар түгел. Менә шулай… –