гүзәллектән йөз чөерүенә йөз чөергәнбез. Дөньяга ни булуын аңлатырлык хәлебез юк. Бу илгә аксакал һәм егет була белгән чын ир җитмәвенә битараф калганбыз. Шундый яманлыклар турында сөйләгәндә дә, Зөлфәт шигърилекне түргә утырта. Кар һәм моң турында шигыре бар аның. Баштарак ул курай моңнарыннан карның эрүен әйтә, шуңа күрә эчтәлек хиссияттән читкә тайпылмас кебек. Алай түгел икән шул – әгәр син, яманлыклар басымыннан котылу җаен-әмәлен таба алмыйча качып китәргә җыенсаң да, бер нәрсәне исеңдә тот:
И туганым! Мең гайрәтең чигеп
Качкан чакта яшел тугайдан,
Качкан чакта бу җимерек җирдән,
Һич югында су эч
курайдан…
Шагыйрьнең хитап-өндәве аңлаешлы – моң эч. Ә моңың халкыңны-илеңне саклап калуда сиңа юлдаш булыр, сине үзең булудан югалттырмас ягъни.
Мактыйм мин Зөлфәтне, һәм бу олылавым аңа илле яшь тулу җаеннан гадәти мәдхия булып яңгырый алмый. Моңарчы Зөлфәт шигъриятенә уңай бәя генә бирелүен беләм мин. Әмма тәнкыйтьләмәвемнең сәбәбе бүтәндә. Аның турында шушы кечкенә генә мәкалә язасымны әйткәч, ул:
– Тәнкыйтьлә әле, Мәгъсум абый! – диде.
Ләкин мин моны эшли алмадым. Чөнки, шагыйрь белән якыннан аралашып яшәгәч, бер нәрсәне әйбәт беләм: Зөлфәтне тәнкыйтьләргә… Зөлфәт үзе кирәк! Һәм аның, иҗатын гел камилләштерергә омтылып, шигърият турындагы әңгәмәләрдә моны шәп булдыруына шаһит мин. Аннары оста барында тыела белергә тиешсең…
Күңелнең ләззәте, газаплары турындагы шигырьләрендә Зөлфәт сүзләрне җырлата белә. Бу хәл мәхәббәт хисләренең кайнарлыгын тоярга булыша. «Көзнең авырлыгы – алмада», «Сәер хәл», «Ай һаман дәү», «Җан», «Гел биектә килеш», «Безнең болыннар» һәм башка шигырьләрендә гашыйкҗан сөйгәнен дөньяга ханша итәргә әзер.
…Кайчак Зөлфәт үзен «күктән җиргә адашкан зат» итеп саный, ерак галәмнәрне юксына, күзләрендә йолдыз яшәтә, Айны күк шагыйре итеп таный. Мин, шушы хиссияткә таянып, Зөлфәтнең кайчан да булса Айга менүен телим. Һәм Айга менәр кебек ул. Менәр дә Ай кызы Зөһрә каршында егетлек кылыр – тезләнер. Айның моң тулы нурларына – Зөһрәнең толымнарына сокланыр. Тик кызны Җиргә алып төшмәячәк Зөлфәт, чөнки Айның, Зөһрәсез калса, шагыйрьлегеннән мәхрүм ителәчәген белә ул. Димәк, Зөлфәт шигърияттән беркайчан да бизмәячәк, гомере буена шагыйрьлек тылсымы җуелмаячак аның.
Мен син Айга, Зөлфәт туганкай!
Егетлек
Матбугат йортының Тукай клубында зур җыелыш-очрашу буласы. Халык алдан ук килә башлады – урын алып калырга кирәк. Киң баскыч мәйданчыкларында кешеләр ишле. Көтәләр. Олы кунакны якыннан күрергә телиләр. Казанга мөхтәрәм аксакал Сәйфи Кудаш килгән ич!
Менәләр булыр – без, көтеп торучылар, сагая калдык. Сәйфи ага ялгызы түгелдер, Казандагы дуслары, аеруча якташ ахирәтләре Әмирхан абый Еники һәм Нәкый Исәнбәт аның үзен генә йөртмәсләр.
Әмма Сәйфи абый Кудаш бишенче катка ялгызы гына менеп җитте һәм көтеп торучыларны баш кагып йомшак кына сәламләде дә:
– Егетләр