Хатип абый алдында гына имтихан тотам кебек иде. Һәм имтихан Хатип абыйның минем белән әңгәмәсе рәвешен дә алгалады. Мин үземне аның «яраткан укучысы» итеп саный алмыйм, шулай да ул әлеге имтиханда миңа, әдәби иҗат юлына ныклап басу алдыннан, әдәби әсәр, гомумән, әдәбият турында тәгаенле сабагын тагын бер тапкыр бирергә тырышты кебек. Әсәрнең үтә ваклыкларына ук кергәндәй тоелды миңа башта. Шуны сизгәндәй (һәм тәҗрибәле педагог сизгән дә булыр), Хатип абый сүз җаеннан:
– Әдәбиятта вак нәрсә юк! – диде.
Миңа «дүрт» ле билгесе куйдылар, Хатип абый комиссиянең башка әгъзаларыннан шулай бәяләүне сорады. Бу «дүрт» ле минем татар әдәбиятыннан Хатип абыйга тапшырган имтиханнарда беренчесе (һәм соңгысы) иде, элеккеләрендә гел «биш» ле булды, хәтта диплом эшем дә «биш» легә бәяләнгән иде. Хәзер, әдәби иҗат юлыннан шактый ара баргач, бу «дүрт» ле күбрәк булмады микән, дип, еш уйланып куям.
Ә-ә… Тагын бер хәл.
Безнең татар бүлегенең әдәбият-иҗат түгәрәгендә минем «Сөрхәнтәй» исемле хикәям тикшерелде (ул елда мин бу түгәрәкнең җитәкчесе идем). Хатип абый да катнашты. Кем әйтмешли, тетте дә, изде дә хикәяне!
– Язучы фотограф түгел! Ә монда вакыйга тормыштан күчерелгән дә куйган. Автор вакыйгага битараф. Җаны юк бу… – Хатип абый сүзеннән тукталып торды. —..Бу герой аламасының…
Әйе, Хатип абый минем кемне күз алдымда тотып язуымны аңышкан иде.
Бу «хикәям» кулъязмасын моннан биш еллар элек укып карадым. Юк инде… Юк! Һәм ерттым.
Әгәр син, гәрчә әлегә аның шәкерте генә булсаң да, аныңча уйламыйча, бүтәнчә фикерлисең икән, Хатип абый сүзне кыска тота иде:
– Исбатла, ышандыр.
Болай карар кылуы, билгеле-мәгълүм кысаларда кысылып ятма дип искәртүе булып ишетелә иде.
Хатип абыйның иҗат итүдә таләпчән боеруы аның студентларына һәм аспирантларына ошый иде. Хәер, мөхтәрәм мөгаллимнең мондый кырыслыгын, укуда һәм хезмәттә тырышлык таләп итүен, фәндә эленке-салынкы фикерләүнең аеруча ярамавын даим искәртеп торуын ошатмаучылар да булгандыр, бәлки. Әмма аның шәкертләре арасыннан соңыннан күренекле галим-академиклар, язучылар, журналистлар һәм укытучылар чыгуы (һәм мондый шәхесләрнең күп булуы!) Хатип абый Госманның иҗади фикерләве һәм шәкертләрен дә шуңа өйрәтә белүе нәтиҗәсе икәнлеге бәхәссез. Димәк, төрле иҗатның ифрат (Хатип абый бу сүзне еш куллана иде) катлаулы, авыр (хәтта читен) икәнлеген, кечкенә генә уңышның да сөенеч булып әверелүен аңлата алды ул.
Әйе, фикеренә ышандыра ала иде Хатип абый, иш-иптәш сайлауда да шушы көченә таянган булыр ул. Ләбибә апа Ихсанова автобиографик әсәрендә Хатип абый белән Шәрәф абый Мөдәрриснең дуслыкта тугрылыклары турында искәртә. Алар – фронтташлар, бергәләп фронт газетасы чыгарган дуслар. Ә Шәрәф абый кайчакта үз сүзен бирмәс дәрәҗәдә бик кырыс холыклы була иде. Алар уртак тел таба алганнар икән, бу хәл беренче чиратта икесенең дә үз мәсләкләренә тугрылык көче булыр.
Хатип абыйның дәрес-сабак бирүдә кыскалыкны алга