Магсум Хузин

Кочасы иде дөньяны…


Скачать книгу

шылтырады. Төймәгә өч тапкыр бастылар. Безгә, димәк. Дүрт квартирга уртак озын коридорны узып ишек ачканчы, бүтән шылтыратмадылар. Зыя Мансур икән. Ике кулында ике төргәк. Ишектән керүгә, сулдагы бәрәңге әрҗәсе өстенә төргәкләрен куйды да кулларын угалады. Түргә узарга чакыргач күнмәде.

      – Йомыш мондый сиңа, – диде ул, йомшак кына елмайды, – акча биреп тор әле син миңа. Трамвайга утырыйм дисәм, шунлык та акчам калмаган. Җәяү кайтып барышым. Әле икмәк алырга кирәк. Китап кибетенә кергән идем. Әле дә ярый сайлаган китаплар өчен түләргә акча җиткән, яшең олыгаеп барып, кесәңдә күпме акча булуын да белмәгәч, сатучы алдында хур булыр идең, әй!

      Акча, әлбәттә, миндә дә юк иде. Әмма минем бербөтен икмәгем бар иде. Әле башланмаганы!..

      Икенче көнне кичен кыңгырау тагын өч тапкыр шылтырады. Тагын Зыя Мансур килгән иде. Ул тупсаны атлап керде, миңа кәгазьгә төргән бербөтен икмәк тоттырды да ашыгып чыгып та китте. Мин нәрсә дә булса әйтергә өлгергәнче, Зыя Мансур, яңа алган китапларын (бүген безгә стипендия биргәннәр иде!) култык астына рәтләп кыстырып, баскыч уртасына җиткән иде инде. Борылды да, йомшак кына елмаеп:

      – Рәхмәт! – дип баш какты.

      Ашыгып китеп баруының сәбәбе, мин икмәкне алмам да, бурычлы булып калудан куркуыдыр, бәлки, шагыйрьнең. Бу кадәресе дә бардыр. Ләкин шуның белән бергә, минемчә, стипендиясенә сатып алган яңа китапларындагы сихри матурлык дөньясына тизрәк чумарга теләге зуррак иде аның.

      Зыя Мансур соңрак – 1958 елда язылган:

      Эзләп тапкан

      Хәләл ипи дигән нәрсә

      Авыз тәме, яшәү яме бирде миңа.

      Ләйләсенә гашыйк булган Мәҗнүн сыман

      Карыйм әнә шуннан бирле Җир йөзенә, –

      дигән шигъри юлларында хәләл стипендиясенә алынган бербөтен икмәкне дә исендә тоткандыр дип ышанам мин. Һәм шагыйрь икмәк турында тагын күп язган булыр иде әле. Ул, икмәкнең кадерен белгәнгә күрә, шигъриятне кадерли иде.

      Язучы өчен үзенең укучысы белән әңгәмә кору, киңәшү, бәхәсләшү мөһим, болар хәтта мәҗбүри. Зыя Мансур да үз укучылары белән еш очрашты. Әмма ул, шигырьләрен язганда ук, укучысы белән күзгә-күз карап сөйләшә кебек иде. Менә аның иҗат лабораториясеннән шуны раслый торган бер хикмәт.

      Шигыренең беренче строфасын язгач, Зыя Мансур аны чистага күчерә һәм шуннан ук дәвам итеп китә иде. Икенче строфада, билгеле ки, сызулар-төзәтүләр булмыйча мөмкин түгел. Шуннан соң ул ике строфаны яңа биткә күчерә, әгәр күчергәндә сызып төзәтү булса, бу башлаганын читкә куеп, чиста кәгазь ала. Ягъни шигырьнең язган өлеше яңа биттә ялтырап тормыйча, язуын дәвам итми иде. Шигырь беткәнче шушылай иде. Язуның, иҗат итүнең мондый барышы шагыйрьнең һәр яңа фикерен күз алдында тоткан укучысына, аның белән әңгәмәдә, ягъни чиста һәм матур итеп җиткерү өчен эшләнә иде. Иҗат барышының хикмәтле һәм гади бер хәле бу.

      Гади…

      Аның миндә бер фоторәсеме саклана. Рәсемнән йомшак кына елмаеп карый ул. Гадәтенчә. 1956 елның 19 июнендә бүләк иткән булган. Артына болай дип язган:

      Даһи