шуып. Һе, рәхәтләнмичә, аларның чаналары бар шул. Чанасы булсамы, Биктимер барлык-барлык малайларны да әллә-ә кайларда калдырып шуар иде. Чанасы гына юк. Ә шуасы килә. Туктагыз әле, әгәр… Әгәр табага утырып шуса?
Аңлыйсыздыр, Биктимер бураннар очыртып, малайларны кызыктырып, онытылып шуа да шуа. «Бәхет эченә күмелеп» рәхәтләнә нужа тәпәләп йөрткән Биктимер.
Бәлки, тормышта мондый вакыйга булмагандыр да, шәт, булмагандыр. Чөнки сүз тыңлаучан малай әнисе кушкан йомышны җәһәт үтәр, әдәпле малай табага – ризык пешерү әйберсенә утырырга базмас. Монда хикмәт – Биктимернең үзенә үзе рәхәт таба белүендә. Нигә әле малай, култык астына таба кыстырып кайтканда, чаналы малайларның шууына кызыгуын үртәлүгә – ямьсез сыйфатка әйләндермәс өчен, таудан шуу рәхәтен хыялында тоймасын икән? Тоя, әлбәттә. Фатих Хөсни герое ич ул. Һәм Фатих абыйның, Биктимер исемле малайның изге хыялын чын вакыйгага тәңгәлләштереп, ышандырырлык итеп, безгә, укучыларга, сөйләве – язучының осталыгы ярылып ятуы лабаса, ягъни йөзеккә каш сала белүе. Биктимернең хыялы байлыгын сөйләп, Фатих абый безне, укучыларны, бәхеткә чумдырып рәхәтләндерә. Язучы иҗатының мәгънәсе дә шушы игелектән гыйбарәт ич.
Мәктәпләрдә, авыл клубларында очрашуларда Фатих абыйның «Сөйләнмәгән хикәя» сен укуын күп тапкырлар тыңларга туры килде миңа. Язучының үз укучылары каршына басып имтихан тотуында мин һәр очракта сөенечле хәлне күрдем: хикәяне һәркайда да йотлыгып тыңлыйлар. Ә Тукай-Кырлай мәктәбендә, очрашу тәмамлангач, Фатих абый каләмдәшләреннән:
– Хикәянең мәгънәсен төшендереп җиткерә алдыммы соң? – дип борчылып сорады да, җавап та көтмәстән: – Юк инде, сез, җанашларым, аңламадылар, дип шаяртып, минем кәефемне кырырга маташасыз, хикәяне яратуларын балакайларның күзләреннән күреп тордым, – ди.
Бу мәктәптә хикәясен аеруча рухланып, онытылып укыган кебек иде ул. Тукайга бәйле төбәктә бөтен көченә тырышуы дип бәяләргә мөмкин моны. Гел дә шулай булуы үзе үк әйбәт. Әмма Фатих абыйның тырышлыгында, Тукайга баш июе белән бергә, үзеннән иҗат имтиханы алучыларны – мәктәп балаларын олылавы да бар. Ә укучысын хөрмәтләве – язучы Фатих Хөснигә хас сыйфат. Дөрес, мондый сыйфатка һәр иҗат кешесе ия булырга тиеш. Ләкин мондый хөрмәт әйбәт әсәрләр язудан гыйбарәт ич әле. Һәм Фатих абый алтмыш еллык иҗаты чорында әйбәт әсәрләрне күп язды.
Тагын бер мисал.
Балтач районының Нөнәгәр авылындагы очрашуда әдип «Малай белән солдат» хикәясен укыды. Кыска гына хикәя күңелне моңсуландыра, алай гынамы соң – кайгының авырлыгыннан тетрәндерә. Шулай да укучыда Наил исемле малайның өмете чынга әверелеренә ышаныч чаткылары да җемелди.
…Кайбер малайларның әтиләре сугыштан кайткан, ә Наилнең әтисе һаман кайтмый. Аның әтисе ерактарактыр шул. Юк, якында гынадыр, авылдан күренеп торган урман артында гынадыр әле аның әтисе. Наил чаңгыларын тага да урманга таба китә. Әтисен үзе каршы алыр ул. Әнә каршысына бер солдат килә. Наилнең әтиседер әле, белегез дә торыгыз, яме! Түгел икән, әтисе түгел икән. Сугыштан һаман кайтмый Наилнең әтисе. Кайтмый…
«Малай белән солдат»