Дания Гайнутдинова

Ялгыз таган


Скачать книгу

тәрбияви көченә ышанам мин. Юкка гына борынгы грек рәссамнары рәсем ясауны белем бирү һәм тәрбияви яктан да мөһим дип уйламаганнардыр. Чыннан да, рәсем төшерү логик фикерләүне, күзәтүчәнлекне, фантазияне үстерә. Ул хәтта үз-үзеңә ышанычны да арттыра. Мин боларны үз тормыш тәҗрибәмнән чыгып та дәлиллим. Үземнең рәсем сәнгатенә килүемне дә очраклы дип санамыйм. Бала чагымдагы үтә күзәтүчәнлегем, кызыксынуым да сәбәп булгандыр. Кызганыч, без үскәндә, авыл җирендә рәсем ясарга өйрәтә торган түгәрәкләр дә, сәнгать мәктәпләре дә юк иде. Бәлки, район үзәкләрендә булгандыр алар. Анысын мин хәтерләмим. Мәктәпне тәмамлап, калада яши башлагач, кесәмдә бераз акча булса, күргәзмә залларында йөрергә ярата идем, хәзер дә шулай. Шундагы сәнгать әсәрләре мине чын мәгънәсендә тылсымлы сихри көче белән үзенә бөтереп ала, бу халәт бүген дә шулай. Балачакта андый күргәзмәләрдә йөрү эләкмәде шул. Кайчакларда мин үземне шул картиналарның эчендә йөзгәндәй хис итәм. Еш кына буяулар, киндерләр сатыла торган кибетләргә керәм дә андагы күз явын алырлык матур буяуларга озаклап карап торам. Күп очракта сәгатьләр буе кызыгып күзәтеп торып та бер генә буяу да алмыйча чыгып китәргә туры килә иде. Һай, ул чактагы кесәнең такырлыгы!.. Шөкер, хәзер андый вакытларны еракта калган яшьлек хатирәсе итеп кенә искә алам. Бүген исә тормыш та, мөмкинлекләр дә башкачарак, вакытың гына булсын, рәхәтләнеп иҗат ит. Ә инде минем әлеге шөгылемне күреп, үземә киңәш-фикерләре белән ярдәм иткән остазларымны телгә алганда, иң беренче Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык рәссамы Илдар абый Зариповка, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Рәшит абый Имашевка һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Газиз Гобәйдуллинга олы рәхмәтлемен. Остазларым, минем беренче шәхси күргәзмәләремне оештырып, аларны ачу тантаналарында да катнаштылар. Аларның хәер-фатихасы белән рәсем сәнгате нигезләрен тирәнтенрәк үзләштереп, бүген дә аларның әйткән киңәшләрен истә тотып иҗат итәм. Кызганыч, Илдар абый белән Рәшит абыйлар мәрхүмнәр инде, ләкин аларның мәңгелек иҗатлары мине һәрчак рухландырып тора. Авыл баласына табигать якын инде ул. Табигать үзе дә сабый бала кебек саф, үсмер кызлар сыман нәфис һәм гомер йөген сабыр гына иңнәрендә күтәрә алган өлкәннәр төсле акыллы да бит ул. Туган ягымның искиткеч гүзәл табигатен, чишмә буйларын, бормаланып аккан инешемне күпме тапкырлар киндергә төшерсәм дә, аның барлык бизәкләрен сурәтләп бетерә алмадым шикелле. Әнә чишмә сукмагы әле дә булса балачак эзләребезнең җылысын саклый сыман. Туган җиремнең туфрагы да үз баласын, әллә кайлардан танып алгандай, елмаеп каршылый, күктән кояш нурларын сибә, шаян җилләр иңнәремә кагылып үтә, әйтерсең лә әнкәм куллары!..

      Чишмә башына килеп җитүгә, авылым урамына янә күз салам. Үзгәргәнсең, авылым, без сабый чактагы авыл түгел инде син… Безне читкә очырганнан соң төзелгән йортлар арасында мин үземне ятим бала итеп тоям. Үземне битәрләп тә