Дания Гайнутдинова

Ялгыз таган


Скачать книгу

бик һәвәс кешеләр, җыр яраталар. Араларында шәп җырчылар да байтак. Авыл егетенең җәйге таңда җырлап кайтуын бер тыңлау да дәртләндергеч илһам бирә. Үз авылларына мәхәббәтләрен төчеләнеп түгел, матур җыр белән, осталыклары белән раслыйлар. Авыл халкы арасында шундый осталар бар, аларны рәссам дими мөмкин түгел. Мин кайта торган авылда йортларның шактые агач челтәргә төренгән. Алтын куллы авыл агайлары шулай бизи аларны! Шундый йортларның икесен, аларның тәрәзә йөзлекләрен, капкаларының, ишек-баскычларының бизәлү үрнәген сез минем картинада да күрдегез. Авыл осталарының күңел балкышы булган ул бизәкләрне мин офыктан күтәрелеп кенә килә торган кояш балкышы белән бергә янәшә күрсәтергә теләдем. – Мидхәт, азга гына сүзсез калып, залны күздән кичерде. Әйткәннәрем барып ирешерме, дип каравы иде, күрәсең. – Урамның киңлегенә игътибар иткәнсездер?! Чулпан авылының урамнары чыннан да киң, якты. Мин исә моны басым ясабрак та сурәтләдем. Төшенәсездер дип уйлыйм, урам киңлеген һәм матурлыгын мин кешеләрнең җан иркенлегенә, күңел киңлегенә, рухи матурлыгына параллель куярга телим. Олы җанлы кешеләрне күрсәтүдә бер тәңгәллек эзләвем бу. Олы җанлылар дип авыз тутырып әйтәм, ник дигәндә, алар туган туфракка тугрылыклы, авылларны саклап тоту өчен җан аталар. Безнең халык туган туфракның кадерен бик белә, кендек каны тамган нигезен күз карасыдай саклый. Татар авыллары бөтен, төзек, чиста.

      Картинада вакытның бик иртә икәнлеге дә аңлашыладыр. Кояш чыгып кына килә. Эш өсте. Уракка төшкән көннәр. Көтү инде чыгып киткән. Ферма савымчылары – җәйләүгә, механизаторлар комбайннары янына китеп баралар. Мин ни дәрәҗәдә хаклымындыр, әмма картинамда Чулпан авылының чын кешеләрен чагылдырдым. Алар үзләрен таныдылар, рәхмәт, диделәр. Фотографиягә тартым булмыймы диючеләр табылыр. Минемчә, юк, булмый. Чөнки бу кешеләрне типиклаштырып торасы юк, һәркайсы – бик күркәм шәхес. Тормыш дөреслегенә дә, сәнгать чынлыгына да хилафлык кылмадым, дип уйлыйм. Композициянең ике планлы булуын да искәргәнсездер. Алгы планда – кешеләр, алар көн күрә торган йортлар, каралты-кура, бакчалар. Икенче планда – шушы хезмәт, иминлек, мәхәббәт дөньясын кочып алган биек, саф күк йөзе, ерактан томанланып күренгән урманлы елга яры…

      – Портретлар ясау белән күптән шөгыльләнәсезме? «Әнием» портретын язганда, нинди хисләр кичердегез? Авыр булдымы аны ясау?

      Мидхәтнең җавабы бик гади иде:

      – Рәссамлык юлым портретлардан башланды да бугай. Сәнгать мәктәбенә йөргәндә үк, сыйныфташларымның, хәтта укытучыларымның рәсемнәрен ясый идем. Шуннан китте… «Әнием Тәгъзимә Фәезханова» – портретның тулы аталышы шулай – институтта укыганда ук язылды. Ике елга сузылды ул. Каникулларга бик сагынып кайта идем әнием янына. Ул ике апама һәм миңа бөтен гомерен багышлады. Лаеклы ялга чыкканчы, гомере буе производствода эшләде, шәһәрне су басудан саклау оешмасында. Әтием дә шунда йөзмә кран машинисты иде. Иделдә көчле давыл вакытында кран авып һәлак булды. Мин җиде яшьтә генә идем әле. Безне әнием ялгызы үстерде.