Дания Гайнутдинова

Ялгыз таган


Скачать книгу

юмарт, дөньяга бик аек карый торган хатын булып чыкты. Мидхәт белән уртак телне тиз таптылар. Нишләгән диген Зөлхиҗәне?! Татарстан рәссамнарының күргәзмә залына барган, Мидхәт Фәезханов дигән останың барча хезмәтләрен карап кайткан. Сүзне шуннан башлап та җибәрде. Рәссам егет хуҗабикәнең сәнгатькә кагылышлы мәсьәләләрдә хәбәрдар булуын тиз чамалады.

      Бу өйдә дә танышу чәен эчтеләр. Гомерен медицина дөньясында уздырган Зөлхиҗә, әллә ни тартынып тормастан, өстәлгә хәмер-шәраб куяр җае барын да әйтте. Сүз генә булып калмасын дип, табынга да китереп куйды. Тик Мидхәт, әдәп саклап, эчемлектән баш тартты.

      – Бүгенгә чәй белән генә чикләник әле, – диде ул. – Кем белсен, мәйгә кагылган чаклар да булыр әле…

      Байтак сөйләшеп утырдылар, телевизордан татарча концерт карадылар. Хуҗабикә дә, кунак егет тә танышуларына бик шат иделәр…

      Ә берничә көннән, бакча түтәлләрендә җир җиләге пешә башлагач, Зөлхиҗә белән Мәрзия Мидхәтне әнисе белән бергә дачага, Идел аръягына кунакка чакырдылар.

      Бакчада ял иткәндә, Тәгъзимә ханым Казан Сабан туена туган авылыннан энесе, килене һәм аларның кызлары киләсен әйтте. Сүз уңаеннан җаен китереп кенә, Мәрзияне киләсе кунакларга сый хәстәрләшергә чакырды. Бу гозергә каршы килү мөмкин түгел иде, кыз ризалашты. Мәрзия белеп торды: Тәгъзимә апасы булачак киленнең аш-суга булганлыгын сынап карамакчы…

      Иртәгә Сабан туе дигән көнне Мидхәтләргә Тәгъзимәнең бертуган энесенең хатыны белән кызы килеп төштеләр. Йорт башы Хакимә апасын һәм аның кызы Айсылуны Мәрзия белән таныштырды. Хакимә апасы да, кызы Айсылу да бик гадиләр, ачыклар иде.

      Бәйрәм чәен шартын китереп эчтеләр. Мидхәт кайдан ничек юнәткәндер, табынга Казанда күптән күзгә-башка күренмәгән бик әйбәт шәраб та куйды. Бәллүр рюмкаларга бүлеп, Мәрзия белән Айсылуга тәкъдим итте, үзенә дә салды. Әнисенең дә, Хакимә апасының да лимонадтан кала бүтәнне эчмәгәннәрен белә иде.

      – Сабан туе хөрмәтенә, танышу шәрәфенә! – диде хуҗа.

      Колхозда сыер савучы булып эшләүче Айсылу, Мидхәт абыйсына рәхмәт әйтеп, рюмканы түнтәреп җибәрде. Өлкәннәр бер-берсенә карашып алдылар. Хакимәнең чыраеннан «Шулай, шулай, Тәгъзимә апа җаным, ферма кызлары хәзер «эһ» тә дими агын да күтәреп куялар. Нихәлләр генә итик соң, каланыкылардан өйрәндек бугай…» дигәнне аңлап була иде.

      Инде һәммәсе Мәрзиягә карадылар. Сынаулы гына түгел, җәзалы да иде ул карашлар.

      – Рәхмәт, мин эчмим, эчкәнем юк, – диде кыз һәм нәфис бармаклары белән рюмканы эчкәрәк этәрде.

      Мидхәт һичнинди мәкер-риясыз тост күтәрүнең гаебе юклыгын искәртәсе итте:

      – Тотып куйыйк, Мәрзия! Айсылуга иш булыйк!

      – Юк, рәхмәт, булдыра алмыйм. – Мәрзия, сүземнең соңгысын әйттем дигән кебек, баш чайкады.

      – Ярар, алайса, сеңелнең союзнигы мин булыйм. – Рәссам шәраб йотып куйды һәм рюмкаларны кабат мөлдерәмә итте.

      – Йә, барыннан авыз итегез… – Тәгъзимә кунакларны кыстый башлады. – Белеп татыгыз, Мәрзия кулыннан үткән ризыклар…

      Укытучы туташ кыенсынып