бу, бугазга басып даулау иде. Мәрзия Айсылудан котылу юлын чамалады һәм торып басты.
– Җырлап карыйм соң, алай бик сорагач, – диде ул һәм «Рәйхан» ны сузып җибәрде.
Укытучының җырлавын чын-чынлап яраттылар.
– Һай, рәхмәт! – диде Хакимә.
– Булдырдың, Мәрзия! Тавышыңа күз тимәсен, балакаем! – Монысын Тәгъзимә әйтте һәм шундук улына караш ташлады. Мидхәт ихластан рәхәтлек кичерә иде.
Айсылу бер сүз дә эндәшмәде.
Тәгъзимә күңелен исә шундук гаҗәп бер чуарлык басып алырга өлгерде. «Сандугач булып сайравы үзе бер хәзинә инде, әйтерең бармы?! – дип фикер йөртте ул. – Кеше хозурында нинди күркәмлек! Тик… тик мондый сандугачларга күз атучылары да табылып торучан бит аның. Менә шул ягы балам өчен бәлагә әйләнмәсме? Хатын-кызның һәр адымын, һәр шөгылен каравыллап бетерә аласыңмыни?! Баласын иренә тоттырып, концертларга юырта башласа ни диярсең?.. Тфү, тфү, әйттем исә кайттым, уйлап кына бактым. Шайтан вәсвәсәседер, Ходаем. Бер гөнаһсыз кыз бала хакында ниләр уйлап утырам, өстемә язык алам түгелме? Тәүбә, тәүбә…»
Иртәгесен җөмһүрият башкаласы Сабан туена бер төркем булып чыктылар: Тәгъзимә, булачак кодагый Зөлхиҗә, Хакимә, Айсылу, Мәрзия белән Мидхәт. Күңелләре булып, арып-талып кайттылар. Кәефләре бәйрәмчә иде…
Июльнең береннән Мәрзия җәйге ялга чыкты. Укытучы халкы бу көннәрне сулышы белән тартып китерердәй булып көтә. Педагогларның бар сөенгәннәре дә шул: яллары озын.
Быелгы ял Мәрзия Сәмәрханова өчен үзенә бертөрле. Куанычлы, мәшәкатьле дә, шомлы да. Алар, никахлашуга теркәүне сорап, бүген-иртәгә гариза бирәчәкләр. Мидхәт өзеп әйтте, сузмыйбыз, вакыт җитеп узган, диде. Менә шулай кырт кисәр сәгатьләр җитү Мәрзияне сискәндереп җибәрде. Айлар буе эчтән сызып йөрү яңа халәткә күчте. Йә нык шартлау булачак та, һәммәсе зир-зәбәр киләчәк, йә кыска, әмма матур дуслык парлы тормыш рәвешендә үзенең дәвамын табачак. Шуларның кайсы булырын ачыклар өчен, Мәрзиянең Мидхәт белән, күзгә-күз карашып, хәлиткеч бер сөйләшү кирәк. Укытучы туташ шул эшкә базмый йөрде. Аның эчке газапларын берәү дә белмәде, сизмәде. Ниһаять, ул барысын дәррәү аныклау юлына басты. Иртәгә гариза бирәсе дигән көнне Мидхәткә сүз кушты.
– Тыңла әле мине дикъкать белән, – диде ул, моңа кадәр беркайчан да булмаганча җитди итеп. – Тыңла, төшен, хөкемеңне чыгар, карар кабул ит. Бөтенесе синең кулыңда…
Мидхәт мондый җил исүен аңлап җиткермәде. Гадәттәгечә, Мәрзияне назлап юатырга кереште:
– Нәрсә, кәефең юкмы? Бөтенесе дә икебезнең ихтыярыбызда, икебезнең дүрт кулында, аппагым!
Әлеге сөйләшү Мәрзияләр йорты ишегалдындагы бакчада, төнге тынлыкта, Мидхәт укытучы туташны кинодан озатып кайткач булды.
– Юк, бары тик синең кулда безнең киләчәк. – Мәрзиянең тавышы ярым пышылдаулы иде, шулай да аның нык ачыргаланып сөйләве аңлашылып торды. – Син хәзер шушы минутта мине бөтенләйгә ташлап китә аласың. Әйе, әйе. Мин бу хакта бүген әйтергә тиешмен, аннары соң булыр. Ташлап китүеңә ачулана да, рәнҗи дә алмам. Хакым юк. Тик, зинһар, дим, Мидхәт, сүзләремне акланырга теләп мескенләнә, ялварып җирдә ауный дип