Дания Гайнутдинова

Ялгыз таган


Скачать книгу

иде. Шул бичаралыктан котылырга талпынып, сорап куярга булды:

      – Ул картиналарында рәссам безгә ниләр әйтергә җыена инде?

      Мидхәт гүя бу сөальне бик көтә иде. Кинәнеп сөйләргә кереште:

      – Беренче картинада – разведчиклар ялда. Алар сугышчан заданиедән кайтканнар. Юллары уңган, күрәсең. Кәефләре әйбәт. Үзәктә төп персонажым – сержант, татар егете. Аның аша, коралдашлары аша мондый фикер уздырмакчы булам: сугышта безнең кешеләр үзләрен чын мәгънәсендә гражданин итеп тойганнар. Ватан язмышы үз кулларында икәнен тирәнтен аңлаганнар.

      Үзгәртеп кору дигәнебез гражданлык хисләрен янә уяткан, көчәйткән кебек иде. Хәзер инде бу тойгы кимеп, югалып бара. Кемнәрдер халыкны тагын чатка бастырырга итә, битарафлыкка этәрә, тормышның зур агымыннан читкә куа. Икенче картинада картайган сержант-ветеран тасвирланачак. Ул сугышта төшкән фотосурәтен тотып уйга талган. Карашында «Шушы көннәргә калыр өчен кан койдыкмыни соң без? Җиңелгән илләр безгә караганда йөз тапкыр яхшырак яшиләр ләбаса!» дигән мәгънә.

      Һәммәсенә моңсу, күңелсез булып кала. Шулай да, саубуллашканда, йөзләренә елмаю әйләнеп кайткан иде…

      Мидхәт белән Мәрзия еш очраштылар, сынаулы-сак карашлар үз кешеләрчә мөнәсәбәткә күчә барды, «сез» дип түгел, «син» дип сөйләшергә килештеләр.

      Егет Мәрзияне үзенең әнисе белән таныштыру җаен да тапты. Мәскәүдән гастрольгә килгән атаклы җырчы концертына өчесенә дә билет алып кайтты.

      Турысын гына әйткәндә, Тәгъзимә ханым даны илгә таралган җырчы дип егылып китүчеләрдән түгел иде. Югары сәнгать белән эшче хатын арасында шактый ара барлыгын икърар итми хәл юк. Әмма ул бу концертка бик теләп барды. Өстенә ниләр кияргә дигәндә дә, улы әйткәннәргә күнеп, риза булып торды, җаны тарсынмады. Ни генә димә, кыз карарга баруы иде лә! Бик ихтимал, улының күзе төшкән, күңеле яткан шул кыз бала килене булып куяр. Боерган булса, Мидхәт шуның белән гаилә корып җибәрер.

      Тәгъзимә белән Мәрзия бик җылы күрештеләр дә бер-берсен ошатып, килешеп тә киттеләр. Егет бу хәлгә бик шат булды.

      Мәрзия эченнән уйлап куйды: «Мидхәт әнисенә охшаган икән. Төсе белән анага тарткан ир бала бәхетле, диләр. Шулай гына була күрсен, Мидхәт бәхете – минем бәхетем дигән сүз ич ул».

      Тәгъзимә дә күңел түренә төшерде: «Төскә-биткә күз генә тимәсен, дия торган. Ире белән кем хозурына да барырлык. Холкы да сабыр-тыйнак кына күренә. Үзе тәмле телле, җан җылысы сизелеп тора». Әлбәттә, булачак каенана – күпне күргән кеше, тәүге тәэсиргә алданмаска да тырышты: «Алдагысын бер Ходай гына белә инде. Раббым хәерле кыла күрсен. Кызлар барысы да, иргә чыкканчы, Бохара ефәге булалар. Егетне бер эләктереп алгач, бака ефәге икәнлекләрен дә яшереп тормаслык итеп батыраялар…»

      Тәгъзимә апасы Мәрзияне концерттан соң үзләренә өндәде. Кыз моны бөтенләй көтмәгән иде, рәхмәт әйтә-әйтә баш тартты. Мидхәт тә ныгытып кыстарга кереште. Мәрзия, рәхмәтләр укып, өенә кайтырга талпынды. Шулчак Тәгъзимә беренче тапкыр кырыслыгын күрсәтеп карады.

      – Ихластан чакыруга алай киреләнү