Дания Гайнутдинова

Ялгыз таган


Скачать книгу

Гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр исерүем шунда булды. Нәтиҗәсе… мәңгелек үкенеч, кабергәчә җәза, ирең була калса да, гомерлек кимсенү тоеп көн итү…

      – Хәзер дә элемтәгез бармы?

      – Бернинди бәйләнешем дә юк. Шул көннән соң минем аны күргәнем дә булмады. Ул минем белән булган хәлен әллә бик гадәти санады, әллә акылына килеп, бик каты куркып калды, ләм-мим эндәшкәне булмады. Җиде еллап гомер үткән бит инде… Мин үз эчемә бикләндем. Якты дөньяның нуры калмады минем өчен. Яшәргә хокукымны югалткан бәндәгә чутлап йөрдем үземне. Мәхәббәтсез шундый гамәл кылганыма үз-үземнән җирәндем. Ир-атлардан уттан качкандай читләшүчән булып калдым. Һични белмәгән хатын-кыз танышларым: «Син нигә бу тикле йомык? Бик астыртын, мәкерле җанмы соң әллә син?» – диләр иде. Дөньяга шәрран ярыр, сөрән салыр хәлмени? Тешемне кысып, иренемне чәйнәп түздем, җан асрадым. Кияүгә чыгуны уема да китермәдем. Быел менә, сине очраткач, җаным язгы ташудай актарылды-айкалды. Азагы имин очланыр дип ышанмасам да, сиңа гашыйк булдым. Синең белән якын дуслыкта үткән санаулы көннәр – минем йолдызлы көннәрем. Алар өчен сиңа рәхмәтлемен… Инде барысын да үзең хәл ит. Әле соң түгел, загска гариза илтмәгән…

      Мидхәт тып-тын торды. Мәрзия тып-тын көтте. Ул шундый халәт кичерә иде: суга салсалар да, утка ташласалар да барыбер. Тиешле җәзасын алучы булачак. Рәнҗер хакы юк. Җәза бер килми калмый ул…

      – Мин пионервожатый түгел, син пионерга керүче сабый түгел, – дип телгә килде тора-торып Мидхәт. Ул эскәмиядән күтәрелде һәм Мәрзиянең каршына басты: – Тантаналы вәгъдә итүеңне көтмим… Шулай да бер сорау: киләчәгеңдә иреңә намуслы булып яшәреңә какшамас ышанычың бармы? Шундый ант бирә аласыңмы?

      – Карганыйммы? – Мәрзия тавышына калтырау керде. Елап җибәрәсе шиксез иде. – Ни дип карганыйм? Ике күзем дипме, алдагы гомерем дипме? Газиз анам белән ант итимме, олы икмәк хакы беләнме? – Түземе төкәнде, ихтыярсыздан күз яшьләре акты.

      Мәрзия кызганыч булып китте егеткә. Ул аны иңнәреннән алды. Ә тавышындагы кырыслык бөртек тә кимемәгән иде.

      – Син карганма да, аппагым, җылама да. Каргануны мин кабул итә алмыйм. Соңгы чиктә әйтә торган сүзләр тезмәсе дип беләм. Күз яшьләре бернигә дә дәлил була алмый, дип уйлыйм.

      – Көчләп тагылмыйм, тагыла алмыйм. Арада тырнак очы кадәр дә сер булмасын дип, языгымны сөйләдем, Мидхәт. Әгәр йөрәгеңне – нәфрәт, күңелеңне болгану басып китмәгән булса, ышанып кара, бир миңа тугрылыгымны расларга мөмкинлек… Үземне бәхетле итү аша синең дә тормышыңны бизәрлек көч табармын дип ышанасы килә…

      Тагын шомлы тынлык. Тагын билгесезлек, бушлык. Мидхәт тагын уйда. Ниләр уйлыйдыр ул, нинди хатирәләр яңартадыр, нәрсәләрне үлчәп, чагыштырып, төбенә тоз коеп карыйдыр – бер үзе генә белә. Үсмер чагыннан алып бүгенгесенә тикле сәяхәт кылып чыктымы, әллә моңарчы гомер юлында торган берәр вакыйгага тукталып уйландымы, үз язмышын Мәрзия язмышына тәңгәл куеп карадымы, фәлсәфәгә бирелеп, күрәзәлек кылып бактымы – болар укытучы туташ өчен караңгы иде. Егет ахырдан үзе генә сөйләмәсә, аның төн чыбылдыгы астында кичергәннәре-уйлаганнары