Дания Гайнутдинова

Ялгыз таган


Скачать книгу

зур рәхмәт, Миләүшә! Гафу итегез, әтиегез кайда, кем булып эшли?

      – Колхоз рәисе ул. Аны республикада беләләр, – дип дәвам итте студент кыз.

      Туй мәҗлесе шау-гөр килеп дәвам итте. Көзге таң атарга җыенганда гына таралыштылар.

      Мәрзия белән Мидхәт Фәезхановларга аксөякләрчә итеп ширбәтле ай сәяхәте кылырга туры килмәде.

      Туй үткәннең икенче атнасында ук Тау ягындагы бик мәгълүм «Ватан» колхозы рәисе Бәхтияр Фәхриев рәссам Мидхәт Фәезхановны үзе эзләп килде. Күрешеп таныштылар.

      – Сезнең хакта, энем, ишетә торабыз, – диде. – Соңгы араларда газеталардан да хәтсез укыштыргаладым. Беркөнне телевизордан мактыйлар иде. Шуларның барысы өстәвенә кызым кайтып мактап китте. Аны беләсез, туегызда булган. Шуннан бер уй килде башка. Безгә бит, мәйтәм, өлгереп килә торган Мәдәният-спорт сараен заманча бизи торган художник кирәк. Бу егетне карап кайтсак, дим. Үзең генә алынасыңмы, команда туплыйсыңмы?

      Әлеге тәкъдим Мидхәтнең күктән көткәненең җирдән калкып чыгуы иде. Ул моңа куануын яшерергә тырышса да булдыра алмады, сөенеч хисе йөзендә чагылды.

      – Кайчан башларга дисез?

      Күмәк хуҗалык җитәкчесе шундук төшенде: егет риза, бик теләп эшләячәк, хакы дип тә артыгын әрсезләнмәстер.

      – Төзелештә эчке эшләр калып килә инде. Җылылык үткәрәләр. Спорт залын да көйләп җиткерәселәре бар. Ә син, озын-озакка сузмыйча, безгә килерсең, энем. Комплексны җентекләп карарсың, кайда нәрсә кирәген ачыкларсың. Эскизларын ясап, безнең колхоз активына күрсәтерсең, фикер алышырбыз, аннары килешү төзербез. Син – үз бәяңне, без – үзебезнекен. – Бәхтияр абзасы хәйләкәр елмаеп куйды һәм ым кагып кына чәркәләргә кагылыйк дигәнне аңлатты. – Зур эш, җаваплы эш, ерып чыгарсың бит?

      – Чыгармын дип уйлыйм. Андый масштабта, андый характерда беренче эшем булачак, шулай да башкарып чыгарыма иманым камил. – Мидхәтнең бу атаклы агай алдында малайсынып каласы килми иде. Өздереп сөйләшәсе итте. – Ярдәмгә берәр иптәшне алырга туры килер. Батырып эшли торган егетләр бар безнең.

      – Сөйләштек, алайса. Сине кайчан көтик? Мин иртәгә монда булам әле. Берсекөнгә рәхим ит, ә? Корылы йөрү булмасын, буш, дим, кирәге чыгасы әйберләреңне дә ала кил.

      – Килештек, Бәхтияр абый. Шундый эшне, ышанып, миңа тапшырырга җыенуыгыз өчен рәхмәт!

      – Без дә рәхмәт әйтерлек булсын иде дим инде мин. Алда безнең тагын планнар бар әле. Ул тиклесе аннары. Әйтик, почётлы колхозчыларның, атказанган игенчеләрнең, терлекчеләрнең портретларын ясап, бөтен бер галерея оештыру… Иртәгә күргәзмә залыгызга кереп чыгарга да вакыт урлыйсы иде. Синең «Авыл иртәсе» дигән картинаңны телдән төшермиләр. Бик ошатсак, мәйтәм, яңа дворецка сатып алып куярбыз, бәясеннән тормабыз…

      Бәхтияр Фәхриев киткәч, гаиләдә сөенеч уртаклашып алдылар. «Ватан» колхозында эш кимендә ике-өч айга сузылачак. Эскизларны гына эшләү дә байтак вакытны алыр. Аларны Мидхәт ялгызы башкарырга тиеш. Аның каравы тияре әйтүле булачак. Яңа гына гаилә корып