карыйсы бар, бусын җитеш итәсе. Туй аркасында тун тегелә, дип әйткәннәр борынгылар.
Мәрзия дә әнисенең акрын-тыныч кына хәстәрен күреп йөргәнен сизә һәм шик-шөбһә, икеләнү аралаш шуңа нык бәргәләнә дә иде. Ник дигәндә, Мидхәт белән әле үтеп кенә бара торган төнге сөйләшүгә тикле ул газиз кешесенә өзеп кенә берни дә әйтә алмый иде ич.
Әнисе, йокысыннан торып, иртәнге чәйне көйләп йөргәндә, Мәрзия тагын бер үтенечен җиткерде:
– Әни, без бүген загска никахлашу турында гариза илтергә булдык, тиздән безгә Мидхәт килер, тагын бер кат риза-бәхиллегеңне әйтерсең инде.
Билгеле нәрсә: бик матур итеп дуслашып йөрүләре күз алдында булды. Әллә ни гомер үтмәсә дә, Мидхәткә дә тиз ияләштеләр. Өйләнешерләрме дигән сагаю юк иде. Һәр икесенең дә тормыш корып җибәрер чаклары бик җиткән. Мидхәтнең дә ни малай, ни егет чагы түгел, укыйсын укыган, җир җимертеп эшләп тора. Мәрзия дә, шөкер, һөнәре бар, гаилә кешесе булырга бик тә вакыт. Тагын да соңарсаң, яме дә, тәме дә китәсе дигәндәй.
Шулар барчасы мәгълүм була торып та, кызының өеннән китәр көннәрен күз алдына китерү Зөлхиҗәнең күңелен нечкәртә иде бугай шул. Ул җанында әллә нинди тулышу тойды. Җәйге кояшлы яңгырга охшап, аның елмаюлы йөзе буйлап яшь тамчылары гөрләде, иреннәре мимылдашты.
– Хәерле сәгатьтә булсын, балам! Әүвәле-азагы хәерлегә ашсын, кызым. Ходай тарафыннан сәгате сугылгач, кош та баласын очыра. Синнән генә калган эш түгел. Атабыз Адәм белән анабыз Хавадан килгән эш… Пар күгәрченнәрдәй яшәрсез, Алла кушса, Мидхәт тә төпле күренә. Акылы-фигыле сөбханалла, килер гомерегездә дә шундый илтифатлы да, кайгыртучан да була күрсен, берүк… Тәртипле-низамлы гаиләдә үскән, алма агачыннан ерак төшмәс, иншалла! Сиңа ни диим, балам? Иләс-миләс яшьтә түгелсең, күреп-аңлап торасың, иңнәреңә ир хатыны дигән зур йөк кабул итәсең. Шуны акылыңа киртләп куй, иргә игелекле булсаң, гомерең буе рәхәт күрерсең. Башта иреңне кайгырта торган бул, ул сине үзеннән артык кайгыртыр. Кыек басудан бер Ходай үзе сакласын! Күңел эчкәремнән иң соңгысын әйтим: кияү йорты бусагасын атлап кергәннән алып ләхетеңә кадәр иреңә тугры бул, намусыңны сакла. Әнкәй мәрхүмә әйтә торган иде, хатыннар – кәрәчингә манган мамык, чит-ят ирләр – ут, дип. Моны бел генә түгел, шуны һәр көн иманың итеп яңарт.
Әнисенең шул сүзләре Мәрзияне рухи яктан суйды. Хак әйтә, өзгәләнеп сөйли. Баласын бары тик яхшылык кына теләп үгетли. Тик ул вәгазь барыбер кызының йөрәгенә хәнҗәрдәй кадала. Ана белми бит, белмичә җәзалый…
Туй матур үтте. Татарда гадәткә кергәнчә, иртәгесен кодагыйлар: «Алланың биргәненә мең шөкер, өстәлдән ялгышып сыңар бал калагы да төшмәде. Яшь кияү белән яшь киленгә тыныч-имин гомер кичерергә булыр!» – диделәр.
Туй мәҗлесенә кияү ягыннан апалары-җизниләре һәм, авылдагы туган-тумачалардан тыш, хезмәттәшләре дә килгән иде. Мәрзия дә мәктәп коллективыннан берничә кешене һәм үзенең дус кызларын чакырды. Өстәлләр ике бүлмәне бер итеп тоташтырган булуга карамастан, кысынрак булса