текә кыяны хәтерләтеп, җанны сыкрата. Чишмә суының шифасы турында оныттыгызмыни, дип аваз саласы килә. Югыйсә аның җаның-тәнеңне сафландыра торган үзенә генә хас сихри көче, шифасы әйтеп бетергесез ләбаса!.. Без, читтә яшәсәк тә, еш кына туган җиребезнең дә безне сагынып-юксынып торуына өметләнеп яшибез. Туган җир җылысы безне һәрчак яшәүгә өметләндереп тора. Авыл халкының мондый кичерешләргә бирелеп утырырга вакыты юк, күрәсең…
…Әнә кояш ерак офыкка иңеп бара. Мин дә, үземнең юлга кузгаласымны искә төшереп, янә чишмә күзләре белән очрашам да күңелемне бушатам… Минем хәтер болыннарым, ак болытлы офыклар, мәтәлчек атынып та кинәнеп туя алмаган киңлекләрем – балачак хатирәләрем сандыгында сакланган туган төбәгемдә табигатьнең үзе шикелле гадел карашлы кешеләр белән аралашып үсүемне олы бәхетем дип саныйм. Нинди генә вакыйгалар булса да, сабый чак барыбер үзенең кабатланмас мизгелләре белән истә. Күз алдымнан алкалы юкәләр арасыннан җете зәңгәр күктә пәрәвезләр күренеп китә. Күңел хисләренең дә пәрәвез җебе кебек нечкәргән мәле бу. И-и, гомернең санаулы көннәре!.. Күз ачып йомганчы үтә дә китә. Көн ачкычы – таң баскычы астында, диләр бит. Нәкъ шушы мәлдә гомер дисбесенең тагын бер төймәсен артка таба шудырып куясың. Гомер таҗыннан сибелеп калган санаулы көннәрнең берсе булган бу көннең узганыннан да кадерлерәк икәнен тоясың…
Балачак сукмакларым, кендек каны тамган газиз нигезем, яр буенда үскән тал-тирәкләрем, рәнҗеп кала күрмәгез, зинһар! Мин бүген янә сезнең янда сабыйлыкка кайттым да, кабат сезне калдырып, шаулы, бөркү калага китеп барам. Күк белән җирне тоташтыргандай кояш нурлары сибелгән табигатьнең шушы тылсымы кемнәрне генә битараф калдырыр икән?.. Адәм балаларының да кичерешләре без яшәгән җирлеккә генә сыеша алмыйдыр, алар, шушы кояш нурларына үрелеп, күкләргә дә ашадыр сыман. Югыйсә җылы яңгырдан соң, җир белән күкне тоташтырып, салават күпере сузылмас иде. Моны мин үземчә күкләрнең безне күзәтүе һәм безнең халәт-кичерешләрне үзләре белән бүлешеп хәбәрләшүенә юрыйм. Төннәрен йолдызлар атылуы да бер могҗиза ич!.. Менә шундый уйлар белән китәр юлга кузгалам. Үткәннәргә кайтып булса әгәр, дигән уем озата килә…
Повесть
Мәхәббәт җәмал теләмәс,
Сукырдыр аның күзе.
Утка да салыр, суга да
Бәгырьдән чыккан сүзе.
Авыл иртәсе
Мәктәпнең актлар залын тутырып утырган укучылар Мидхәт Фәезханов сөйләвен бирелеп тыңлыйлар, сорау бирәләр, җавап алалар иде.
Сынлы сәнгать музеенда оештырылган күргәзмәдә моннан ике ел элек Суриков исемендәге институтны тәмамлап кайткан Мидхәтнең дистәгә якын картинасы куелган булса да, ни сәбәптәндер сүз башлыча рәссамның быел гына язып бетергән «Авыл иртәсе» дигән картинасы тирәсендә куерды. Ул полотно, күрәсең, авторның иң уңышлы хезмәте иде. Студент елларында иҗат иткән рәсемнәре дә күпләрнең дикъкатен тарткан