Мухаммет Магдеев

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…


Скачать книгу

угнетённых национальностей и постоянную готовность отдать свои знания и свои силы на благо трудящихся, на укрепление взаимного доверия между рабочими и крестьянами татарской и русской национальностей. Мы приветствуем Вас как представителя лучших трудовых сил нашей молодой республики и правительственного аппарата Татарской Советской социалистической Республики, в частности, и за Ваши труды выражаем искреннюю благодарность». Профессор Богородицкий, үзенең фәнни эшчәнлегенә 50 ел тулгач, ялга чыгарга җыена һәм ВПИның директорына үзе урынына, һичшиксез, Г. Шәрәфне калдырып, аңа профессор исеме бирү кирәклеген яза.

      1935 елның 17 декабрендә Г. Шәрәфне, профессор Богородицкий урынына калдырып, Эксперименталь фонетика кабинеты мөдире итеп билгеләргә дигән приказ була.

      Яңа шартларда иҗат эшен киң җәелдергән Г. Шәрәфкә бу урында озак эшләргә туры килми. Шәхес культы обстановкасында ул гаепсезгә кулга алына. 1937 елның 23 маенда КПИ директорының «доцент Г. Шәрәфне һәм ассистент М. Сафинны…, НКВД тарафыннан кулга алыну уңае белән, институтның фәнни хезмәткәрләр исемлегеннән чыгарырга» дигән приказы була[2].

      1947–1949 елларда Г. Шәрәф Татарстанның Апас районында укытучы булып эшли. Ул 1950 елда Казанда үлә.

      Г. Шәрәфнең тарих, этнография, лингвистика, әдәбият һ. б. тармаклар буенча күп кенә хезмәтләре бар. Ул Казандагы татарчылык һәм Археология җәмгыятьләренең члены булып эшләгән.

      (Язылу вакыты күрсәтелмәгән.)

      Галимҗан Нигъмәти турында кайбер яңа материаллар[3]

      Татарстан китап нәшрияты 1958 елда күренекле әдәбият белгече Галимҗан Нигъмәтинең «Сайланма әсәрләр» ен чыгарган иде. Бу җыентыкта аның бары тик татар әдипләре иҗатын тикшерүгә багышланган тәнкыйть мәкаләләре, монографик хезмәтләре генә тупланып бирелде. Соңгы елларда әдәбият галимнәребезнең һәм тәнкыйтьчеләребезнең аерым мәкаләләрендә дә Г. Нигъмәтинең әдәбият фәне өлкәсендәге хезмәтләренә шактый тулы, төпле бәя бирелде. Ләкин, кызганычка каршы, Галимҗан Нигъмәтинең тормыш юлы һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында без бик аз беләбез; «Сайланма әсәрләр» дә аның тормыш юлы турында нибары бер бит материал бирелгән. Галимҗан Нигъмәтинең иҗтимагый эшчәнлеген ныклап өйрәнү аның әдәбият фәне өлкәсендәге хезмәтләрен яхшырак аңлау өчен дә ярдәм итәр иде. Чөнки Г. Нигъмәтинең әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче булып формалашу юлы шактый үзенчәлекле һәм гыйбрәтле.

      Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыганда ук, Г. Нигъмәти Г. Ибраһимов, М. Гафури, Ш. Бабич, Ф. Сәйфи-Казанлы кебек күренекле әдипләр белән очрашып яши һәм, шул вакытлардан башлап, әдәби иҗат эше белән кызыксына. Башкорт шагыйре Сәйфи Кудаш белән бергәләп алар «Парлак»[4] исемле кулъязма әдәби журнал чыгаралар. Яшь шәкерт Нигъмәти үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен шул журналда чыгара. Октябрь революциясе җырчысы Шамун Фидаи да (Касыйм Шакирҗанов) «Галия» дә Г. Нигъмәти белән бер чорда укыган. Нигъмәтигә