«Ак жул», «Төркестан» газеталарында бу елларда язган мәкаләләре әле тулысынча өйрәнелмәгән. Алар арасында казах драмасына, үзбәк поэзиясенә, Абай иҗатына, кешелек җәмгыятендә сәнгатьнең роле һ. б. темаларга багышланган мәкаләләр дә байтак. Арадан иң әһәмиятлеләре – Бөек Октябрь социалистик революциясенең Көнчыгыш халыклары иҗатына йогынтысын күрсәткән мәкаләләре. «Яшь үзбәк шагыйрьләре», «Октябрь революциясе һәм үзбәк әдәбияты», «Октябрь революциясеннән соңгы 6 ел эчендә үзбәк поэзиясе» кебек мәкаләләр әнә шундыйлардан.
Профессор Сәгъдинең әдәбият, тел гыйлеме, сәнгать өлкәсендәге тикшеренүләре Көнчыгышны өйрәнүче рус совет галимнәренең игътибар үзәгендә торды. Аның эшчәнлеге белән бигрәк тә Көнчыгышны өйрәнүче галим-профессор Самойлович кызыксынды һәм «Новый Восток» журналында, аның хезмәтләренә югары бәя биреп, рецензия урнаштырды. Әдәбият, сәнгать, тел белемнәре өлкәсендә эшләү белән беррәттән, Сәгъди педагогика буенча да актив эш алып бара. 1922–1925 елларда аның хезмәт мәктәпләрендә тәрбия эшләре, совет мәктәбендә хезмәт тәрбиясе бирүгә багышланган күп санлы мәкаләләре басыла. Моннан тыш, ул беренче совет мәктәпләренең программалары, урта һәм югары уку йортларында укыту тәртипләре турында «Бәйнәлмиләл», «Тәрбия», «Мәгариф вә укытучы», «Белем учагы», «Мәгариф атнасы» кебек журналларда, «Кызыл Байрак», «Фәрганә» газеталарында күп санлы мәкаләләр белән катнаша.
Сәгъди педагог, әдәбиятчы, телче генә түгел, тарихчы да була. Урта Азиядә яшәгән чорында ул «Шәрекъ педагогы Ибне Мәскәви», «Имам Газали», «Шәрекъ педагогы Раһиб Исфагани», «Ясәви кем иде», «Шәрекъ философы Фараби» дигән тарихи хезмәтләрен яза. Шул ук вакытта ул совет мәктәпләре өчен дәреслекләр төзү буенча да зур эш алып бара. Аның «Гамәли һәм нәзари әдәбият дәресләре» дигән хезмәтенә Галимҗан Ибраһимов югары бәя бирә.
Үзенең совет чорындагы мәкаләләрендә Сәгъди халык шагыйре Габдулла Тукайга карата булган нигезсез тәнкыйтькә тиешле анализ ясады. Билгеле булганча, Галимҗан Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» дигән 1913 елда язган китабында Тукайны хаксыз рәвештә сәнгатьчә осталыгы булмауда гаепләп чыккан иде. Татар матбугаты Галимҗан Ибраһимовтан бу фикерен үзгәртүне озак еллар көтте. Әдипнең талантына һәрвакыт югары бәя биреп килгән Сәгъди аның Тукайга мөнәсәбәтен «кире юлга керү» дип атады. «Татар шагыйрьләре» дигән китапта Тукайга бирелгән бәяне Сәгъди «Тукай хакында тарихыбызга салып калдырган бер шөбһә» дип бәяләде. Шул ук вакытта Сәгъди, Галимҗан Ибраһимовның Тукай турында яңа фикерен көтеп: «Бу әдип әдәбият вә шигырьне тикшерүдә марксизм ысулын кабул иткәннән соң, бәлки, элекке фикереннән кайткандыр», – дип өметләнде.
Совет шартларында Тукай мирасын өйрәнү һәм аның уңай традицияләрен пропагандалауда Сәгъдинең роле зур булды.
1925 елдан Сәгъди яңадан Казанда. Ул Көнчыгыш педагогия институтында, Татарстан коммунистлар университетында укытучылык итә. Казанга кайту белән, галим татар әдәбияты тарихы өлкәсендә