иде. Күбесе руслардан. Минем аң бик түбән, мин болай Хәкимҗанга ияреп кенә йөрим. Аннан инде уен, җыр, көрәш китә. Көрәштә инде мин беренче. Кари Габдулласы белән бик көрәшә идек.
Беркөн шулай кичкә таба, Ханская Рощадан кайтышлый, урам буйлап шул җырны җырлап кайттык. Казачи атлылар, чыгып, бөтенебезне куып таратты. Бөтенесе качты, әмма ике иптәш белән мин эләктем. Өч көн участокта ятып чыктык. Бары тик җырның татарча мәгънәсен белмим дип торуым гына коткарды.
Габдулланың җизнәсен, апасын белә идем. Шул көннәрдә Тукай миңа килеп:
– Йә Гатият, остаруың ни дәрәҗәдә икән, менә шушы әйберләрдән тужурка тегеп бир әле, – дип, миңа материал калдырып китте. Минем осталык шулкадәр генә булгандырмы, чалбарын миңа тектермәде. Анысын күрше авылдан Сеҗедән килгән Солтан Мортазин текте, ул остарак иде. Шул без теккән киемнәр белән төшкән карточкасы хәзерге китапларда да бар икән.
Приёмга каралыр вакыт җитеп, мин авылга кайтып киттем. Миннән соң Тукай да озак тормаган, Казанга киткән. Солдатта мин озак булмадым, авыру табып кайтардылар. 1912 еллар тирәсендә микән, Казанда Габдулла белән тагын очраштым.
– Нихәл, яшьтәш? – ди. Үзе Казанда һаман шул китап-газета тирәсендә икән.
– Хәзер, туган, теге вакыт түгел, шыпыртрак кирәк, бүрегеңне басыбрак киеп йөр, – дип, бер-ике мәртәбә кабатлады. Шактый боек иде. Аннан соң да берничә мәртәбә очраштык. Сәбәбе – ачлыктан гаҗиз булып Казаннан кайтып керелмәде, авылдаш туганнарым Хәбибулла һәм Заһидулла Нуриевлар Кәримовлар типографиясендә эшлиләр иде. Хәбибулласы мастер иде. Аптырадыммы, шуңа барып сыенам. Кәримовларга бардыммы, Тукай очрый. Авыл хәлен сораша, Җаекны искә ала. Мин Габдулланың һич хатын-кыз турында сөйләгәнен, хатын-кыз белән йөргәнен ишетмәдем. Ул бераз оялчанрак иде бугай. Бер очрашканда, көлешә-көлешә, минем сыртка казачи камчысы төшкәнне искә алдык. Ул болай булган иде. Уральскида Думага сайланган рус депутаты белән очрашкан вакытта, урам демонстрациясе булды. Без Габдулла белән, демонстрациягә ияреп, шәһәр театрына кадәр бардык. Депутатны кулда күтәреп алып бардылар. Бер төркем казачи атлылар, килеп, безне куып маташтылар. Шул вакытта миңа камчы очын татып карарга туры килде. Революциягә карашы ничек булгандыр, әмма ул бу көннәрдә патшаны, түрәләрне, динчеләрне бик сүгеп йөргән иде.
Дөресен әйткәндә, Габдулланы андый мәшһүр кеше булыр дип уйламый да идем, кая инде минем кебек йортсыз-җирсез, ятим, надан бер крәстиән егетен дус иткән кеше мәшһүр була алсын? Аның гәүдәсе дә бик курач бит. Үзе кызлар шикелле оялчан, аксыл йөзле, кечкенә буйлы, ләкин бик сөйкемле иде. Киеме кыршылып беткән бер казаки, тар чалбар, шактый искергән штиблет була иде. Шәкерт вакытында башында кәләпүш иде, ә типографиядә эшли башлагач, кепка кия башлады.
Кариев Габдулла белән дә яхшы таныш идем. Ул башта мәдрәсәдә укыды. Ярлы иде. Коръән ятлап азапланды. Безгә кереп, ашап-эчеп, тамак ялгап чыккалый иде. Беркөнне кайдадыр бер мосафир кеше үлгән, күмәргә кеше юк. Мортаза бай үзе күмү расходын түли икән дигәч,