инде без аның футуризм белән тәмам арасын өзгәнлеген күрәбез. Кутуйның әдәбият мәйданында тоткан урынын аның 30–40 нчы еллардагы иҗаты билгели дә.
«Тапшырылмаган хатлар» повесте белән Кутуй татар совет әдәбияты түрендә иң мактаулы урынны алды. Галиядә булган сафлык, тормышка, хезмәткә мәхәббәт, әхлак пакьлеге меңнәрчә совет укучыларын коммунистик рухта тәрбияләүдә әле дә зур роль уйный.
Әйтергә кирәк, утызынчы еллардагы катлаулы шартларда тәнкыйть өлкәсендә Кутуй кайбер ялгыш адымнар да ясады. Мондый ялгышлыклар бигрәк тә аның Ф. Бурнаш иҗатына үтә каршы торуында чагылды. Ләкин нәкъ шул ук вакытта Кутуй үзе дә уйдырма «Җидегәнчелек» тә гаепләнде. Бу ялган оешманың «ачылуы» тәнкыйть дөньясын шактый бутады. Моннан соң инде Кутуйга матбугат битләренә чыгу бик нык кыенлашты. Әмма әдәбият мәйданында бер төркем хәсрәт-тәнкыйтьчеләр үзенә төрлечә һөҗүм иткәндә дә Кутуй әдәбияттан бер генә көнгә дә читләшмәде, яңа әсәрләр өстендә эшләвен дәвам итте.
Рус һәм бөтендөнья әдәбиятын яхшы белгән, киң эрудицияле Гадел Кутуй үзенең 20–30 нчы еллардагы тәнкыйть мәкаләләре белән татар совет әдәбиятының үсүенә үзеннән лаеклы өлеш кертте.
Габдрахман Сәгъди
Бу исем татар халкына гына түгел, бәлки башка төрки халыкларга да яхшы таныш. Тугандаш халыклар әдәбиятына һәм сәнгатенә үзеннән шактый өлеш керткән, тарих, педагогика һәм методика өлкәсендә эшләгән бу киң колачлы зур галимнең тормыш юлы бик бай һәм ул фәнгә армый-талмый хезмәт итүнең үрнәге булып тора.
Әдәбият профессоры һәм филология фәннәре докторы булып җитешкәнче, Габдрахман Сәгъди катлаулы тормыш юлы үтә.
Ул 1889 елда элеккеге Уфа губернасы Златоуст өязе Таймеево авылында туа. Авылда башлангыч белемне алганнан соң шул тирәдәге күренекле мәдрәсәләрдән булган Троицк мәдрәсәсенә укырга керә. Күпчелек татар шәкертләре күргән авыр мәдрәсә шартларын Габдрахман Сәгъди дә кичерә. 1906 елда ул Троицк мәдрәсәсен тәмамлап чыга.
Беренче рус революциясе йогынтысында татар шәкертләре арасында ислах хәрәкәте кузгалган, Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә, «шәкерт кайный» башлаган чор була бу. Мәдрәсә стеналары эчендә искелеккә, схоластикага каршы барган көрәш шәкертләр арасында рус телен, рус әдәбиятын өйрәнүгә омтылышны көчәйтә. Шәкертләрнең күбесе протест йөзеннән иске мәдрәсәләрне ташлап чыгалар, мөстәкыйль рәвештә дөньяви фәннәрне, рус телен өйрәнә башлыйлар. Габдрахман Сәгъди дә үзлегеннән русча укый башлый. Ул укытучы булырга әзерләнә. Ә 1906–1908 елларда инде Сәгъди Златоустта рус-татар мәктәбендә укытучылык итә. 1908 елның көзендә ул, югары белем алу максаты белән, Төркиягә китә һәм, анда Истанбул университетының филология бүлеген тәмамлап кайткач, Уфа, Актүбә, Алма-Ата, Екатеринбург (хәзерге Свердловск) якларында укытучы булып эшли. Габдрахман Сәгъди матбугатта 1908 елдан башлап күренә башлый. Унынчы еллар башында «Шура», «Мөгаллим» журналларында шигырьләр,