Мухаммет Магдеев

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…


Скачать книгу

библиограф

      Журналист, язучы һәм әдәбият тарихчысы Исмәгыйль Рәмиевкә 70 яшь тулды. Аның биографиясе шактый кызыклы. Бабалары берничә йөз еллар буена нәсел тарихын язып килгәннәр. Бу язу безне XIII гасыр урталарына – татар-монголлар тарафыннан Болгар дәүләте җимерелгән чорга ук алып керә. Соңрак бу нәселдән Тимри бине Рәми дигән укымышлы кеше Мәскәү дәүләтендә Иван III хөкүмәте янында тәрҗемәче булып эшләгән. Тарихта бу кеше Митрий Рамиев дип билгеле. Рәмиевләр нәселе әнә шулай башланып киткән. Бу нәселдән XX йөз башында татарның күренекле шагыйрьләре Закир (Дәрдемәнд) һәм Сәгыйть Рәмиевләр чыккан.

      Исмәгыйль ага үзе 1895 елның гыйнварында Эстәрлетамакта туган. Ул, анда өч класслы рус-татар мәктәбен бетергәч, Учительская школага керү нияте белән Казанга килә. Ләкин бу чорда Учительская школага жандармерия тарафыннан әле генә тар-мар китерелгән «Буби» мәдрәсәсе шәкертләре килеп тулган һәм урын бик чикле була. Исмәгыйль Рәмиев яңа гына ачылган «Амур» гостиницасына конторщик булып урнаша. Бу гостиницага үз редакциясе белән Ф. Әмирхан күчеп килә, Г. Тукай да шундагы бүлмәләрнең берсендә тора. Монда эшләү чорында И. Рәмиев Г. Тукай, Ф. Әмирхан кебек күренекле әдипләр белән якыннан таныша. Бераздан ул, конторщиклык эшен ташлап, «Сәйяр» труппасына суфлёр булып керә. Труппада ул шул чорның сәхнә осталары, драматурглары белән аралаша, гастрольләр белән Россиянең күп шәһәрләрендә йөри.

      1914 елда ул сугышка алына.

      1917–1922 елларда И. Рәмиев – Кызыл Армиядә. Бу чорда ул Көнчыгыш фронтның 1 нче һәм 5 нче армияләре каршындагы политбүлекләрдә, «Кызыл йолдыз», «Кызыл яу» газеталарында эшли, РКП(б) ҮК янындагы татар-башкорт бюросы органы булган «Кызыл дөнья» газетасында актив катнаша. Бу газеталарда Г. Нигъмәти, X. Кәрим, К. Тинчурин кебек язучы-журналистлар эшли. И. Рәмиев 1922 елда Уфада чыга башлаган «Бабич» журналында да актив катнаша. Аннары ул Сәләх Атнагулов, Газим Касыймов, Галә Ходаяровлар белән берлектә «Кызыл юл», «Шәрекъ ярлылары», «Урал» газеталарында эшли. 1925 елда И. Рәмиев Казанга күчеп килә. «Чаян» журналы чыга башлау белән, ул анда сатирик хикәяләр, фельетоннар яза. Үткен сатира белән сугарылган «Советский намаз», «Торабыз… көн үтә» кебек нэп «каһарманнары» н тәнкыйть иткән хикәяләре ул елларда яратылып укылалар. Утызынчы еллар башында аның «Интер» тартты» һәм «Җипламат» исемле юмористик әсәрләре басылып чыга. Фән өлкәсендә И. Рәмиевнең иң зур һәм әһәмиятле хезмәте – «Татар вакытлы матбугаты» исемле библиографик альбомы. Бу хезмәттә 1926 елга кадәр Россиядә татар телендә чыгарылган барлык газета-журналлар, аларның редакторлары һ. б. турында бик бай материал тупланган.

      Хәзер ул бик борынгы заманнардан алып татар иҗтимагый фикер үсешендә, әдәбиятында катнашкан кешеләрнең биографияләрен төзү өстендә эшли.

      И. Рәмиев – үзенең бөтен табигате, эшчәнлеге белән галим-библиограф. Шуңа күрә аны яшь галимнәр «аяклы энциклопедия» дип йөртәләр. Ул, 70 кә җитүенә карамастан, һаман да яшь, җор күңелле юморист. Ул һәр көнне Казан университетының