аның тормыш юлы язылгандыр һәм саклана торгандыр дип ышанырга нигез бар. Безгә билгеле булганнары исә шулар: ул хәзерге Арча районы Кышкар авылында мәдрәсә белеме алган. Бу хәл әле Таип Яхин шул тирә авылныкы дип әйтергә нигез бирми. Кышкар XIX йөздә иң зур һәм абруйлы татар мәдрәсәләреннән исәпләнгән. Аңа бик ераклардан, хәтта казах далаларыннан килеп укыганнар. Бу мәдрәсә шәкертләре арасында дөньяви әдәбият белән кызыксыну бик көчле булган. Мәсәлән, шул мәдрәсәнең шәкерте, Таип Яхинның замандашы Әхмәт Уразаев Кормаши 1874–1876 елларда «Бүз егет» һәм «Таһир илә Зөһрә» дигән кыйссалар яза. Кышкар мәдрәсәсенең шәкерте Габделмәннан Рахманколый да яшьтән рус әдәбияты белән кызыксына, соңыннан, Казанга килеп, Учительская школага керә һәм тәрҗемәче булып китә. Шәкертләр арасындагы яктылыкка таба, дөньяви фәннәргә омтылыш Таип Яхинны да Казанга алып килә.
Татар педагогларын әзерләүдә 1876 елда Казанда ачылган Татарская Учительская школаның роле бик зур була. Монда рус теле һәм дөньяви фәннәр укыту беренче планга куела. Билгеле, татар балаларына ислам дине дә укытыла. Баштарак бу школада дин сабагын Шиһабетдин Мәрҗани укыта. 1885 еллар тирәсендә аның урынын дөньяви фәннәрне һәм рус телен яхшы белгән Таип Яхин алыштыра. Школада дин мөгаллименең өстенә йөкләнгән бурычлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт була: школаның барлык классларында да кабул ителгән программа буенча дин нигезләрен өйрәтү; укучылар белән берлектә җомга, гает намазларына йөрү; укучыларның школа стеналары эчендә дин кануннарын үтәүләрен күзәтү. Дин сабагы татар һәм гарәп телләрендә алып барыла. Школаның 1 нче классында «Мохтасар» өйрәнелә. Бу – намаз, ураза, сәдака, хаҗ, никах, талак һ. б. турында шәригатьнең кыскача курсы. 2 нче класста – «Гакаид» – Алла турында ислам фәлсәфәсе. 3 нче класста «Гайнел-гыйлем» укыла. «Гайнел-гыйлем» дин фәлсәфәсенә нигезләнгән тормыш кагыйдәләреннән гыйбарәт. Һәм 4 нче, соңгы класста «Фәраиз» – байлык, мөлкәткә кагылышлы дини кагыйдәләр өйрәнелә. Таип Яхин Татарская Учительская школада 25 ел буена әнә шуларны укыта. Укыту дәверендә ул, Учительская школада файдалану өчен, дин гыйлеме буенча берничә китап та яза. Бу китаплар «Бәйрәмнәр мәгълүматы» (мөселман бәйрәмнәре, патша һәм аның нәселенең туган көннәре турында белешмәлек), «Мөһиммәләулад әл-мөслимин» (дин дәресләре өчен сорау-җаваплар), «Кыскача гакаид ислам» исемнәрендә 1897–1899 елларда Казан университеты типографиясендә басылып чыгалар. Ләкин Таип мөгаллим школада дин гыйлемен өйрәтүгә бер дә игътибар бирмәгән. Шуңа күрә фанатик динчеләрнең Учительская школада мөгаллимнең дин сабагын алай-болай гына укытып ятуына эчләре пошкан.
Таип мөгаллим характеры белән юаш, ләкин кеше арасында үз дәрәҗәсен саклый белә торган кеше булган. Ул татар шәкертләренең гарәп теленә нигезләнгән дин гыйлемен үзләштерә алмыйча җәфа чигүен аңлаган һәм дин сабагын белгертү өчен тырышмаган да. Шул ук вакытта ул, имтихан вакытында инспекторлар алдында кыен хәлгә калмас өчен, шәкертләрдән бары, сораган бернәрсәгә туктамыйча, лыбыр-лыбыр җавап бирүләрен үтенә торган булган.