очраган документлар арасында Г. Рәхимнең Казан университетының фәнни китапханәсе директоры профессор Парфентьевка 1934 елның 19 октябрендә язган гаризасы бар. «Көнчыгыш телләрен беләм. Үземнең шул белемемне Сезнең китапханәдәге кулъязмаларны өйрәнүдә файда китерер дип ышанам һәм, шуны искә алып, миңа эш бирүегезне сорыйм», – дип язган Г. Рәхим[57].
1934 елның 21 октябреннән ул китапханәнең кулъязмалар бүлегенә гыйльми консультант итеп алына. Китапханәдә Г. Рәхим бик зур эш башкара. Нәкъ шул вакытта СССР Фәннәр академиясе каршындагы «Төркия белән фәнни элемтәгә ярдәм итү комитеты» китапханәгә махсус документ җибәрә. Бу документта Казан университеты китапханәсендәге әдәбият, тарих, фольклорга кагылышлы кулъязмаларны, китапларны Төркия белән алмашып өйрәнү өчен әзерләргә кушыла. Бу катлаулы эш Г. Рәхимгә йөкләтелә һәм кулъязмаларны эшкәртүгә ул искиткеч зур хезмәт куя…
Казан университеты гыйльми китапханәсендәге кулъязмаларны тәртипкә салу эшен Г. Рәхим башлап җибәргән. Бу чорда ул китапханәдәге гарәп, фарсы телендәге күп кенә хезмәтләрне, шул исәптән математика, астрономия кебек фәннәрнең кулъязмаларын эшкәртә. 1936 елның 9 ноябреннән ул Казан дәүләт банкына эшкә урнаша һәм 1938 елга кадәр шунда эшли[58].
Инде әдипнең иҗат эшчәнлегенә килик. Г. Рәхим бер үк вакытта хикәяләр, драма әсәрләре, шигырьләр язган, фольклор буенча тикшеренүләр алып барган. Матбугатта беренче мәртәбә ул 1909 елда күренә. Шунысы гаҗәп: булачак әдип (аңа бу вакытта нибары 17 яшь!) матбугатта беренче тапкыр шигырь белән дә, хикәя белән дә түгел, ә «Җир йөзе» дигән «җәгърәфия дәреслеге» белән чыга. Бу китап 84 рәсем һәм бер харитә (карта) белән чыгарыла. Ул рус телендәге «Вокруг света» дигән китапка нигезләнгән. Схоластик әсәрләр белән башы әйләнгән татар шәкертләренә андый дөньяви китапларның тәкъдим ителүе җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына. «Тиҗарәт мәктәбенең өченче сыйныф талибәсеннән 16–17 яшьлек яшь бер шәкерт» нең бу китабына бәя бирүче кешеләрнең беренчесе күренекле язучы Г. Камал була. Бу китапның «лисаны гаять җиңел һәм гүзәлдер» дип яза ул. Г. Камал шул ук вакытта яшь мөхәррирнең каләмендә өмет барлыгын сизенә. Ул аны «киләчәктә әдәбиятымызга хили зур хезмәтләре күрсәтүе мәэмүл булган кәнҗ мөхәрриремез» дип атый. «Китапның язылуына, гыйбарәләренең гүзәллегенә, ифадәсенең сәдалегенә караган кешенең, – ди Г. Камал, – Мөхәммәтгали әфәнденең кабилиятенә тәхсин идачәгенә һәм киләчәктә Мөхәммәтгали әфәндедән әдәбиятымызга зур хезмәтләрене өмид идачәгендә шөбһә кыйлмыйбыз»[59].
Ләкин Г. Рәхим матур әдәбиятка көннән-көн ныграк тартыла бара. Аның матур әдәбият өлкәсендә беренче каләм сынавы өй шартларында бара. Гаилә эчендәге балалар өчен кечкенә-кечкенә әкият китапларын ул үзе әзерли – эчтәлеген яза, кулдан язган битләрдән китапчык итеп тегә һәм балаларга укый. Шуның өстенә ул акварель белән дә шөгыльләнә, аерым әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр ясый. Бераздан үзенең сеңелләре һәм дус-ишләренең