татар театрында аның «Дача кайгысы» исемле комедиясе бара. Алдына куйган проблемасы бик үк яңа булмаса да (яңача күренергә теләгән татар бае белән аның мещан хатыны арасындагы каршылыклар), Г. Рәхим җиңел телле, төзек сюжетлы пьеса тудыра алган. «Йолдыз» газетасы аның бу пьесасына уңай бәя бирә. «Ул – чын-чыннан әдәби әсәр, – дип яза газета. – Анда фәлсәфә сату, фикер сөйләү катгыян юк. Тормыш – менә «Дача кайгысы» ның күрсәтергә тырышкан ягы. Бу әсәрдә тормыш дөрес алынган. Шулай булмый да хәле юк, аның мөхәррире шул сыйныфтан чыккан. Мөхәррир хәкыйкатән шул мохиттә үскән. Ул аны сүкми, орышмый, бары күрсәтә: «Мә, – ди ул, – караңыз, менә сезгә бу тыштан гына ялган Аурупа мәдәнияте кергән буржуа татар тормышы!».
Г. Рәхимнең Октябрь[60] революциясенә кадәрге хезмәтләреннән тагын бер тармагы – әдәби тәнкыйть һәм әдәбият теориясе. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә аның хезмәтләре әллә ни күп түгел. Арадан әһәмиятлесе – «Тукаев – халык шагыйре» дигән мәкаләсе. Бу мәкалә безнең хәзерге әдәбият белгечләребез тарафыннан бик нык тәнкыйтьләп киленә. Моңа, гадәттә, Г. Рәхимнең Тукайны милләтнең бөтен сыйныфлары өчен дә уртак шагыйрь итеп күрсәткәнен алалар. Бу мәкаләдә автор, чыннан да, шул фикерне уздыра. «Тукаевны, – ди ул, – иң югары сыйныфлардан алып иң түбәнге сыйныфларга кадәр беләләр». Ләкин монда без бернәрсәгә игътибар итик: бу мәкалә 1913 елда, Г. Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» дөньяга чыккан елда языла. Мәгълүм булганча, «Татар шагыйрьләре» китабына әдәбият сөючеләрнең реакциясе бик кискен була, күпчелек Г. Ибраһимовның халык шагыйре Тукай иҗатына кимсетелүле мөнәсәбәтен кабул итми һәм бу мөнәсәбәтне уңае чыккан саен матбугатта белдереп баралар.
Г. Рәхим, шулай итеп, Ибраһимов концепциясенә каршы буларак, Тукайны яклаучы ролен башкара. Аның шул ук мәкаләсендә Тукай белән С. Рәмиевне чагыштырып тикшерүе дә очраклы түгел. Тагын шунысы да бар: Г. Рәхимнең «татар әдәбияты туганнан ук гомуми булып туды» дигән сүзләренең нигезендә иҗтимагый төшенчә ятмый. Бу фикерне ачыклап, ул үзе үк болай ди: «Моңа сәбәп (әдәбиятның гомумилегенә. – М. М.), әлбәттә, әдәбиятыбызның теле халык теле булуыдыр»[61]. Күргәнебезчә, тәнкыйтьче монда бары тик тел категориясеннән генә чыгып фикер йөртә, татар җәмгыятендә сыйнфый бүленеш булмаган дигән фикер уздырмый. Әлбәттә, Г. Рәхим әдәбиятны әле иҗтимагый категория итеп карауга кадәр күтәрелмәгән һәм бу хәл аның башка мәкаләләрендә дә сизелә.
«Аң» журналының 1914 елгы саннарында Г. Рәхимнең «Халык әдәбиятымызга бер караш» дигән зур тикшеренүе басыла. Кайбер кимчелекләре булуга карамастан, монда яшь галимнең халык әдәбиятына мөнәсәбәттә Тукай мәктәбе шәкерте һәм әдәбиятта, гомумән, халыкчанлык тарафдары икәнлеге ачык күренә. Ислам дине хаким сыйныфларның идеологик коралы булган бер заманда Г. Рәхим халык әдәбиятына ислам дине салган зарар турында буржуаз матбугатта кыю рәвештә әйтеп чыга. Борынгы мәҗүсилек заманындагы халык әдәбияты үрнәкләрен табуның бик кыенлыгын ул болай