аякка баса… Бөек эшләр эшләнсәләр, бары тик инкыйляб заманында гына эшләнеп кала алалар. Гомумән, халыкның рухы күтәрелгән заманда гына зур эшләрне барлыкка чыгарырга мөмкин»[64].
Г. Рәхим Бөек Октябрь революциясе көннәрендә, хезмәт халкын яклап, сыйныфлар көрәшенә ташланган язучы түгел. «Г. Р.» инициалы белән «Корылтай» да басылган мәкалә әгәр аныкы булса, Совет властеның беренче елларында ул әле сәнгатьнең демократлашуына тискәре мөнәсәбәттә булган. Шул позиция аны «демократлашкан сәнгать, шөбһәсез, чын сәнгать булудан чыга. Аның кыйммәте югала»[65] дип язуга китергән. Ләкин корылтайчыларның, милли шурачыларның хезмәт халкына карата кулланган политикасы яшь әдипне айныта. «Элек битарафта торган интеллигентлар ачыктан-ачык Совет ягын сайладылар, – дип яза X. Госман. – Хәтта Г. Гобәйдуллин, Г. Рәхим кебек милләтчелекнең аерым «теоретиклары» да, аклар белән китмичә, бу якта калдылар. Алар эшкә җәлеп ителделәр»[66]. Бу турыда заманында Ф. Бурнаш та язып чыккан иде. Ул болай диде: «Гали Рәхим һәм Г. Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Октябрь революциясенең баштагы елларында да, Октябрьгә каршы тартыну күрсәтмичә, аның идеологиясен кабул иттеләр һәм һәр икесе, әдәби хезмәттән бигрәк, гыйльми эшләргә бирелеп киттеләр»[67]. Әдәбият белгечләреннән А. Яхин тапкан мәгълүматларга караганда, Г. Рәхим хәрби коллегия кушуы буенча русчадан драма әсәрләре тәрҗемә иткән[68].
Дөрес, язучы буларак Г. Рәхим революцион әсәрләр иҗат итүгә… барып җитмәде. Аңа «саф сәнгать» шаукымы… йогынты ясады. Бу бигрәк тә аның шигырьләрендә сизелде. Ләкин шагыйрь буларак Г. Рәхим катлаулы эзләнү чорын кичерде. Ул кыю рәвештә Көнчыгыш шагыйрьләрен тәрҗемә итәргә кереште. Көнчыгыш классикларын тәрҗемә итеп, укучыларга аларның бөек гуманистик идеяләрен, дөньяви фикерләрен җиткерергә тырышты. Г. Рәхим көче белән татар әдәбияты тарихында беренче буларак Хафиз, Җ. Руми, Г. Хәйям, Сәгъди… әсәрләреннән торган китап дөньяга чыкты[69]. Г. Рәхимнең бу тәрҗемәләренә нигезләнеп, «Кызыл Дәфтәр» журналы «Рабиндранат Тагорның капиталистлар дөньясына карашы» дигән мәкалә дә бирде[70]. Шәрекъ шагыйрьләренең гуманистик фикерләре иске дөнья кануннарын җимерү чорында яңадан күтәрелделәр.
Г. Рәхимнең унсигезенче-егерменче еллардагы иҗаты бик тә күпкырлы һәм үзенчәлекле булды. Бу чорда ул Ибсенның «Гыйшык комедиясе» дигән пьесасыннан яшьләр хорын тәрҗемә итә (татар шагыйрьләреннән аңа кадәр дә, аннан соң да Ибсенны тәрҗемә иткән кеше әлегә юк). Ни өчен Г. Рәхим нәкъ менә Ибсеннан һәм шул бер җырны гына тәрҗемә иткән? Бәлки, аның эчтәлеге шагыйрьнең хисләр, фикерләр эволюциясенә туры килгәндер? Моны кистереп әйтүе кыен, әлбәттә.
Ыргытып бәрдем суга мин баштагы акылым йөген,
Бәлки инде, ташка бәрелеп парчаланыр бу кораб;
Һич үкенмим, әйдә, бетсен: мин йөзәмен бит бүген —
Күкрәгем киргән килеш, тик мин барам алга карап.
Тәнкыйтьчеләр