Мухаммет Магдеев

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…


Скачать книгу

татарлар күчеп килә башлыйлар. Мәсәлән, иң беренче булып бу авылга 1730 елда Балтач ягындагы Карадуган авылыннан Габдулла һәм Сөләйман исемле кешеләр күчеп утыралар. 1905 елга исә, авылда 3–4 кенә мари гаиләсе калып, алар да соңыннан мөселманлыкка күчәләр.

      Габдулла һәм Гобәйдулла – Бубый авылы мәдрәсәсенең җитәкчеләре һәм рухи юлбашчылары. Алар – карт мөдәррис Габделгалләм уллары. Габдулланың 1871 елда туганлыгы билгеле. Үзенең әтисе кулында белем алгач, ул төрек һәм гарәп телендә дин фәлсәфәсен өйрәнә. Бигрәк тә төрек галимнәре Әхмәт Мидхәт, Каһирә профессоры Мөхәммәд Габдух әсәрләрен укый. 1905–1906 елларда Төркиядә, Гарәбстанда уку-укыту эшләрен өйрәнеп йөри, бер ел чамасы Бәйрут шәһәрендә яши. Көнчыгыш илләреннән ул татар мәдрәсәләрен, үзгәртеп, схоластикадан азат итәргә кирәк дигән фикер белән кайта. Гобәйдулла Буби исә Константинопольдә гимназия тәмамлый.

      Чит ил мәктәпләрендә белем алган мөгаллимнәр үзләренең әтиләреннән калган мәдрәсәне үзгәртеп кору эшенә керешәләр. Дөрес, «Буби» мәдрәсәсе электән үк зур уку йортларыннан исәпләнеп килгән. Авылның ике елгасы уртасындагы атау сыман җиргә рәт-рәт булып зур агач биналар тезелеп киткәннәр. Болар читтән караганда зур бер хуҗалыкны, барыннан да бигрәк, земство больницасын хәтерләткәннәр. ХIХ гасыр башында ук инде бу мәдрәсәнең күп шәкертле уку йорты икәнлеге мәгълүм. Ә XX гасыр башында Гобәйдулла һәм Габдулла мөгаллимнәр үзләре дәреслекләр чыгара башлагач, мәдрәсәнең абруе бик нык үсә. «Заманында үзенең яңалыгы, тәрбия ысулларының куелышы ягыннан алгы сафта торган мәктәбе белән, – дип яза Г. Мансуров, – ул үз янына эчке Россия, Төркестан, Кыргызстан өлкәләренең һәр почмагыннан укырга, мәдәнияткә, яңалыкка сусаган күп кешеләрне җыйган иде. Мәгънәсез тормышларын ташлап килгән, гыйлемгә сусаган егетләргә «Буби» мәктәбе вакытына күрә тулы аң-фикер биреп чыгарырга тырыша, шул максат белән фән, телләр укыла, хөр тәрбия бирергә, белем һәм иҗтимагый тормыш белән укучыларның үзләрен зәвыкландырырга тырышалар иде»[121].

      Гобәйдулла Буби биш-ун ел эчендә бик күп төрле дәреслекләр бастырып чыгара[122]. Алар арасында «Кавагыйде төркия» (төрки телләре грамматикасы), «Кечек җәгърәфия» (ибтидаи мәктәпләр өчен), «Җәгърәфия» (рөшди мәктәпләр өчен), «Кыйраәт төрки» (уку китабы), «Кыйраәт фәния» (физика) һәм башка китаплар бар. Гобәйдулла Буби тарафыннан дин гыйлеме буенча да күп кенә китаплар чыгарыла. Ләкин ул китапларда әле фән белән дин бер-берсенә каршы килеп буталып беткәннәр. Мәсәлән, автор «Кыйраәт төрки» китабында «җир карбыз кеби түгәрәктер, әйләнеп торадыр» ди, ләкин аны Алла яраткан, ди. Ә «Кыйраәт фәния» (физика) китабында исә дин янына Уатт машинасын, Архимед законын, хәтта атом турында төшенчәне дә кертә!

      Габдулла Бубиның исә күпчелек хезмәтләре – дини-фәлсәфи китаплар. Аның дин кануннарын аңлатып язган дәреслекләре дә бар. Болар – «Фәраиз» (үлгән кеше мөлкәтен бүлү хакындагы китап, 1898 елда басыла), «Тәрәкъкие фенүн» (дингә өндәүче китап, 1902 елда басыла) һ. б. Гарәп грамматикасы