кулъязма әсәрләрне басып тарату өчен бер гектограф булган. Монда кадимчеләрне, патша чиновникларының кара эшен тәнкыйть иткән листовкалар басылып килгән. Гектографта Сәлимов дигән шәкерт эшләгән. Үзешчән сәнгать коллективы мәдрәсә эчендә еш кына сәхнә әсәрләре куйган, әсәрләрнең күбесе цензурадан үткәрелмәгән кулъязма хәлендә булган. Болар барысы да тиешле урыннарга яшерелгәч һәм байтак кәгазьләр яндырылгач, мөгаллимнәр, төн йокламый, «кунаклар» көтәләр. 29 ыннан 30 ына каршы төндә мәдрәсә ишегалдына атка атланган, кылычлы йөзләп стражник, алар белән җиде становой пристав, исправник һәм жандармский ротмистр килеп керәләр, һәр мөгаллимне үз бүлмәсенә биклиләр, сак астына алалар һәм тентү башлана.
Тентү… өч тәүлек дәвам итә. Өч көн эчендә отряд күрше-тирә авыллардан элек «Буби» шәкертләре булган муллаларны, мөгаллимнәрне җыя, аларның өйләрендә тентү ясый. Мәдрәсә мөгаллимнәрен, күрше авыллардан 6–7 яшь җәдидче мулланы, бөтен китаплары белән төяп, Сарапул төрмәсенә озаталар.
Бубилардан жандарм офицерлары ришвәт көтәләр, моны төрлечә аңлатып та карыйлар, ләкин мөдәррисләр аңа бармыйлар. Ришвәт бирү үзеңнең өстеңә гаеп алу дигән сүз булыр иде. Ахырдан, китаплары белән төяп, аларны да Сарапулга озаталар. Охранка машинасы оста эшли, «Буби» мәдрәсәсен тәмамлап чыккан бик күп шәкертләрнең исемлеге әллә кайчан исәпкә алынган була. Һәм шул көннәрдә Россиянең төрле почмакларында тентүләр ясала. Мәсәлән, элеккеге «Буби» шәкерте Җ. Вәлидинең Оренбургтагы квартирасына 11 февраль төнендә жандарм офицерлары килеп керәләр һәм «панисламизм» китаплары эзлиләр»[132] һ. б.
«Буби» мәдрәсәсен тәмамлап чыккан, Сарапул өязе Бәйкә авылы укытучысы Харис Саймановның өендә 1911 елның 29 гыйнвар төнендә тентү ясала. Жандармнар аның кәгазьләре арасында «Мөселманнар… бер-беренә ярдәм итәргә тиешләр» дигән сүз табып, төрмәгә ябып куялар. Төрмәдә ул ун ай ята. Ахырдан прокурор: «Бу сүзләр өчен генә ябып булмый», – дип, аны чыгарта. Ләкин ул указсыз кала[133]. «Буби» вакыйгасы уңае белән төрмәләр тула. Бик күп татар китапханәләре ябыла. Ләкин китапханәләрдә һәм аерым кешеләрдә «панисламизм һәм пантюркизм эзләгән жандармнар рус һәм дөнья әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен табалар»[134]. Вятка ягындагы белем, мәгърифәт учагы әнә шулай сүндерелә. Кадимчеләр һәм кара реакция тантана итәләр. Ирләр мәдрәсәсе белән берлектә кызлар мәдрәсәсе дә таратыла.
«Буби» процессын әзерләгәндә, патша жандармериясе Казан-Вятка краенда массовый төстә тикшерү алып бара. Казан, Сарапул шәһәрләрендә, Әгерҗе, Бубый авылында күп кешеләрдән сорау алына. Ишмидән сорау алу өчен Түнтәр авылына следователь китә[135].
Карагруһ кадимчеләрнең күпчелеге Бубиларны укытуда яңа метод – ысул җәдид кертүдә гаепли. Беренче шаһит – Ишми ишанның Сарапулдагы мөрите Тимкин. Ул болай дип мәгълүмат бирә: «Яңа укыту безгә ошамый, чөнки алар голүме диниягә аз вакыт куялар һәм мәктәпләрендә рус лисаны да укыталар.